Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Нокта

Гөлгенә, вакыты җиткәч, насыйп ярын табып, тормышка да чыкты. Матур гына яши дә башладылар. Ләкин бәхетләренең китек булуы гына эчләрен пошырды. Өйләнешеп, өч-дүрт ел яшәгәч, балалары булмаганга чынлап торып борчыла башладылар. Икесе дә сау-сәламәт, ә бәби юк та юк.

Бу юлы ишектәге кыңгырау тавышына Гөлгенә үзе барды. Гадәттә, бу ишектән алар сабыйларны әниләр кулына тапшыра иделәр, ә бүген бусагада торган хатын биләүдәге баланы Гөлгенәгә сузды. «Мә, ал, минем аны карар рәтем юк, әнисе үлде, әтисе китте,” – диде ул, кырт кисеп. Югалып калган Гөлгенә, бер тын басып торгач, ушына килеп: “Туктагыз, әйдә узыгыз, мин хәзер баш табибны чакырам,” – дип, тудыру бүлегенә кереп йөгерде. Хәлне аңлатып, кире әйләнеп чыгуга, көтү бүлмәсендәге кушеткада сабый үзе генә ята иде инде.  – Бар, эзлә! – диде баш табибә.  Гөлгенә, ике баскычны бер итеп, аска томырылды. Ары сугылды, бире сугылды, очраган кешеләрдән сорады, вахтерны җилтерәтте, урамны айкады – хатын табылмады. “Шул арада ул беркая да китә алмый, шушында гына булырга тиеш,” – дип, бөтен хастаханәне әйләнде. Кире бүлеккә менгәндә баш табибә Галия Салиховна баланы бүлмәгә алып кергән, биләүдән чишкән дә, бәби белән чөкердәшә-чөкердәшә аны тикшерә иде: “Бу бит бездән бер атна элек чыгып киткән Галиеваның кызы, менә кулындагы тасмасы да шул көенчә. Икесе дә сау-сәламәт килеш кайтып киттеләр. Әтиләре килеп алды. Нәрсә булды икән? Бигрәкләр дә сөйкемле бала”, – дип сөйләнде табибә ханым. Гөлгенә дә, кечкенә тәпиләрен өскә күтәреп, зур кара күзләрен ачып, каранып яткан кызчыкны күргәч, әллә нишләде: “Әллә үземә алыйм микән, Галия Салиховна, бигрәк матур бала?” – диде ул үзе дә сизмәстән.  – Син бит әле яшь, үзеңнекеләр дә булыр, мондый балаларга хуҗа табыла, сәламәт бит ул. Тапмадыңмы, китергән кешесен, дим?  – Юк, җир йоткандай юкка чыкты, – дип, башын түбән иде Гөлгенә.  Ә бу вакытта кызчыкны калдырган әбисе, Гөлгенәнең кире менеп киткәненә тәмам инанып беткәч, баскыч астыннан чыкты да, яулыгын бөркәнеп үк бәйләп, “Служебный выход” дигән ишектән урамга чыгып сызды.  Бала бик тә тере булып чыкты, авызларын зур ачып, тирә-юньгә башын боргалый-боргалый ими эзли башлады. Баш табибә имчәкләрен савып изаланган ике хатынны зур эштән арындырды: чиратлап кызчыкны аларга кертеп бирә башлады. Шулай итеп, тагын бер атна узып китте. Гөлгенәнең башыннан бер уй китмәде. Үземә кызлыкка алсам, “Язгөлем” дип исем кушар идем. Ничекләр генә әнигә әйтергә, ул нәрсә дияр? Риза булмаса, нишләргә? Санаулы көннәр тиз уза дигәндәй, кызчыкның бүлектән китәр көннәре дә җитте. Аның язмышы хәл ителә: Гөлгенә алмаса – балалар йорты, ә анда шартлар башка шул.  Гөлгенә, бар батырлыгын җыеп, әнисенә үзенең фикерен җиткерде.  – Имәндә икән чикләвек, әйтәм аны ашың аш түгел, кара көеп, иманыңа оеп йөрисең. Нәрсә булды бу балага дип, аптырап беттем. Әллә акылдан яздыңмы? Кыз башың белән, ир-ат кулы тотып карамаган көенчә, бала ала, имеш. Булыр, үзеңнеке берәү генә түгел, бишәү булыр. Үксез бала асраганчы, үксез бозау асра, дигән элеккеләр. Алмыйсың! Табылыр, алучысы да булыр, ул бала гына әнкәсез калмас.  – Калган бит инде, үз әнисе үлгән, әтисе ташлап киткән, – дип, елый-елый тезмәкче иде дә Гөлгенә, әнисе бер генә әйтте:  – Нокта шушында куела!!!  Кызчыкны балалар йортына тапшырырга бер көн калгач, бер гаилә аны кызлыкка алып китте. Гөлгенә сабыйны үз куллары белән биләүләп бирде һәм сорыйсы итте: “Кем исемле кушасыз кызыгызга? Бәхетле итегез сез аны!”  – Язгөлем булчак ул, – дип, баланы кочагына кысты ана.  Гөлгенә, ничек кирәк алай гаиләне озатты да, бер бүлмәгә кереп, үкси-үкси елады. Баш табибә кергәндә елаудан шешенеп беткән күзләрен уа-уа аңа сарылды.  – Җүләрләнмә, Гөлгенә, синең үзеңнең шушындый бәбиләрең булачак әле, Алла боерса.  – Бигрәкләр дә яраттым бит мин аны, үз балам кебек күрә башладым,– диде Гөлгенә, борчылып.  Гөлгенә, вакыты җиткәч, насыйп ярын табып, тормышка да чыкты. Матур гына яши дә башладылар. Ләкин бәхетләренең китек булуы гына эчләрен пошырды. Өйләнешеп, өч-дүрт ел яшәгәч, балалары булмаганга чынлап торып борчыла башладылар. Икесе дә сау-сәламәт, ә бәби юк та юк. Бармаган, күренмәгән табиблары калмады, алар да гаеп тапмады, булыр дип ышандырдылар. Булыр-булыр ди торгач, җиде ел да, унҗиде ел да узып китте, ә йортта сабый тавышы һаман яңгырамады. Гөлгенәнең әнисе дә тып-тын гына онык көтте, каенананың да килененең кысыр булуы белән килешәсе килмәде.Ә гомер дигәне үз юлы белән акты да акты. Гөлгенә исә үзенә насыйп булмаган Язгөлен сагынып яшәде. Ходай кулыңа китереп тоттырган баланы үзенеке итәргә көч таба алмагач, Алла каргышы дип уйлады. Менә шунда әнисе куйган “нокта”ның гомерлеккә икәнен аңлады Гөлгенә.  Миләүшә Хәсәнова.  Вәрәшбаш.

Фото-Pixabay.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: