Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Мин – урман кызы

Авыл кызы булгангамы, әллә урманлы авылда үскәнгәме, бәләкәйдән табигатьне яратып, аңа сокланып үстем. Яз җитеп, карлар эреп бетүгә, күңелем белән мин инде урманда. Кар эрүгә гөмбә – сморчки күренә башлый. Талпан дигән хәшәрәттән дә курыкмыйча, гөмбә җыябыз. Аны кыздырып ашыйбыз, аның тәмлелеге – телеңне йотасың! 

Җәйге урман җир җиләгенә, кура җиләгенә бай була. Ә көз – муллык чоры. Нәрсә генә җитешми көздә? Чикләвек, миләш, балан, камырлык, гөлҗимеш һәм дә минем өчен иң тәмлесе – гөмбә! Ниндиләре генә үсми аның безнең урманнарда?! Тигәнәккә, сырганакка батып, күп итеп гөмбә җыеп, җәяүләп гөмбәдән кайтулары үзе бер бәхет бит ул. 
Шулай берчакны дустым һәм аның ире белән киттек гөмбәгә. Көзнең әбиләр чуагы дигән иң матур көннәре. Гөмбә тапсак – җыярбыз, тапмасак рәхәтләнеп һава сулап кайтырбыз, дидек. Ул вакытта опята, вешенка гөмбәләре була. Мәш килеп гөмбә җыеп йөрибез шулай, бер аланлыкка килеп чыктык. Карыйм: каршыбызда кояшта кызынып кара елан ялтырап ята. Сузылган, җәелгән – әллә үле инде, дибез. Күңел түзми бит, агач ботагы сындырып алдык та тегеңә төрткәли башладык. (Ничек курыкмадык – шаккатам!) Еланыбыз ялкау гына селкенеп алды да, әкрен генә кузгалып китте. Ул бик хәлсез иде. 
Тагын шулай берчакны кызлар белән гөмбәгә киттек. Бик күп итеп гөмбә җыйдык, кайтырга чыктык. Арыдык, сусадык, ашыйсы килә. Каршыбызга бер көтү кәҗә килеп чыкты. Әкрен генә бардым да берсен иркәли башладым. Карыйм тегенең имиеннән әкрен генә сөте тама. “Кызлар, тиз генә берәр савыт бирегез, бер кызык эшлим!” – димен. Иелдем дә теге кәҗәнең сөтен саудым. Кәҗәм күзләремә карап, рәхмәт, дигән сыман миңа карап тора. Әзрәк бушангач, кәҗәкәем, иптәшләрен ияртеп, китеп тә барды. Әй көлештек кызлар белән. Кәҗә сөте бик файдалы бит! 
Бәләкәй чакта булган тагын бер кызыкны искә төшердем әле. Бала-чагалар җыелышып, җиләккә киттек. Озак йөрдек, арыдык, янып пештек. Ә җиләк мактанырлык түгел, барлыгы яртышар чиләк. Ачу килә бит инде, ә чиләкне тутырасы килә. Һәм без җаен таптык. Булган җиләкләрне бушатып тордык та, чиләкләребезгә үлән тутырдык, ә өстенә җиләкләребезне куйдык. Әй кайтабыз инде урамнан горур атлап, чиләкләр җиләк белән тулган. Кайтуын кайттык, ә җиләкнең чиләкнең өстендә генә икәнен әниләргә ничек аңлатырга инде? 
Әнкәй әйтә: “Ярар, кызым, җиләкләреңне чистарт та, кайнатма ясарбыз”, – ди. Дөресен сөйләргә туры килде. Үземә дә бик уңайсыз булды. Ләкин, яңадан беркайчан да алай алдамам, дип үз-үземә сүз бирергә туры килде. 
Менә шулай урман кызының еш кына кызык та, куркыныч та хәлләргә юлыкканын үзегез дә аңлагансыздыр инде. 

Фирая Исламова. 
Азнакай– Исәнсеф-Чишмә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: