Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Миләүшәләр

Беренче мәхәббәте Рәшиткә кияүгә чыга алмады шул Асия.

Асия, иртән тору белән, тәрәзә пәрдәләрен күтәрде дә ярат­кан гөлләре – миләүшәләре яны­на килде. Миләүшәләр кояшның туры нурларын яратмыйлар, шуңа ул аларны бүлмә уртасындагы өстәлдә үстерә. Яктылыкка кара­тып, әйләндереп торганны, суны яфракларына тигезмичә, чама­лап кына сипкәнне ярата алар. Тәрбияләп торсаң, ел әйләнәсе ма­тур чәчәкләре белән сөендерәләр.

Асия кадер-хөрмәт күрмәде. Гомер буена юк җан булып яшәде. Башта әтисе алып кайткан үги әнисе көн күрсәтмәде, аннан димләп биргән ире мәсхәрәләде. Хәзер менә берсе дә юк, ә шулай да күңелдә – сагыш. Йөрәк читендәге бер ярадан әле дә кан саркый. “Кызым туса, Миләүшә исемен кушам”, – дип хыял­лланды ул. Ләкин кыз да тумады, малай да... Беренче мәхәббәте Рәшиткә кияүгә чыга алмады шул Асия. Яшьлек хыялла­рына, матур киләчәгенең тамырына бал­та белән чаптылар.

Әнкәсе исән вакытта ул бик бәхетле иде. Өстенә кияргә күлмәге, авыз ту­тырып ашарга ризыгы бар иде. Әнисе Кәримә бик ярата иде кызчыгын. Әтисе Фазыл да үз вакытында: “Кызчыгым- йолдызчыгым!” – дип кенә торды. Эштән кайтканда да, “куян күчтәнәче” дип, ни дә булса алып кайта иде. Матур иде тормышлары, йортлары да зур, яңа иде. Бәхет касәләре дә тулы иде. Ни хәл итәсең, ташып түгелде аларның бәхете.

... Ирдән-иргә йөрүче Хәдичә бер көнне Фазылны үз кармагына эләктерде. Кичләрен соңарган, вакыт-вакыт төн кунарга да кайтмаган Фазыл көннән- көн явызланды, әшәкеләнде. Асия белән Кәримәгә сәбәпсезгә кычкырудан, рәнҗетүдән, хәтта сугып җибәрүдән дә тартынмады. Йорттагы бөтен эш Кәримә белән Асиягә калды.

Көн артыннан көн үтте. Бер көнне печән төшерергә сәндерәгә менгән әнисе, егылып төшеп, мәңгелеккә күзләрен йомды. Кызга көннәр төн бу­лып күренде. Бер юатыр кешесе калма­ды.

Әтисенең кызында бөтенләй гаме булмады. Әнисе үлеп, атна да тормады, әти кеше яңа өйләренә Хәдичәне ияр­теп кайтты. Ә Хәдичәгә шул гына кирәк: көнендә үк “яңа законнар” чыгарды. Иң элек тәрәзә төбендәге миләүшәләрне урамга чыгарып ташлады. Имеш, гөлләр яратмый. Стенадагы гаилә фотола­ры берәм-берәм мунча миченә керде. Әнисенең матур күлмәкләре Хәдичәгә күчте. Үги ана Асияне дә урамга куып чы­гарыр иде дә, әткәсендә кызына карата хис калган икән әле: “Кызга тимисең!” – диде. Тигән дә булырлар иде, әнисе, әллә үләсен сизенгән, өйне Асия исеменә яз­дырган. (Асия аны соңыннан гына бел­де.) Кызның 18 яше тулганын зарыгып көттеләр, Хәдичә: “Унсигезе тулса, ич­масам...”, – дип еш кабатлады. Асиянең иң бәхетле минутлары мәктәп белә бәйле иде. Мәктәп аңа ты­нычлык бирүче бердәнбер урын булды. Җитмәсә “Асиякәй” дип торучы Рәшит тә бар.

Рәшит – күрше урам малае. Әнисе – укытучы, әтисе – шофер. Алар авыл­га Асия бишенче класста укыганда күченеп килделәр. Асия, беренче тап­кыр Рәшитне күргәч, әллә нинди хисләр кичерде. Бу халәт егетне күргән саен кабатлана торганга әйләнде. Бераздан Рәшитнең дә Асиягә битараф булма­вы ачыкланды. Мөмкинлек туган саен Рәшит Асия янында булырга тырышты. Мәктәпнең “Көзге бал” бәйрәмендә Аси­яне Көз кызы – Сөмбелә итеп куйдылар. Табигать патшасының Көз кызына таҗ кидерергә тиешлеген белеп алган Рәшит, сүзләре күп булса да, рольне үзенә алды. Рәшит өчен Асия янында озаграк булу мөһим иде.

Асия белән Рәшит арасында дус­лык көннән-көн ныгыды, алар аерыл­мас дусларга әйләнделәр. Мәктәпне тәмамлаганда кыз белән егет бер- берсенә үлеп гашыйк иде. Рәшит, Асиянең өендә ниләр булганын белсә дә, бу хакта кызга сиздермәскә тырыш­ты. Шулай да: “Менә күрерсең, мин сине бик еракка, миләүшәләр үскән якка алып китәм!” – дияргә яратты. Ләкин бу хыял чынга ашмый калды... Унсигезе тулу­га кызны, бер адәм актыгына димләп, кияүгә бирделәр. Асия Рәшите белән са­убуллаша да алмады. Ул яшәгән җир читлеккә тиң иде. Асия ни кояшны, ни якты көнне күрә ал­мады. Киемнәре дә затлы, ризык та мул­дан, ләкин хөрмәт һәм ярату хисләре бул­мады. Ир заты сөяркәләре белән бутал­ды, ә Асия читлек кошы кебек гомер ки­черде. Бердәнбер куанычы миләүшәләр булды.

... Асия тагын тәрәзәгә күз салды. Анда якты, кояш балкый. Ул хәзер урам­га да чыга, табигатьтәге матурлыкны да күрә ала, күңелендәге бушлык кына җанын телгәли. Хан сарае кебек өйдә че­бен дә очмый. Асия моңаеп җыр сузды: Әнкәм мине тугачтын да Ак биләүгә биләгән. Ак биләүләргә биләгән, Бәхете булсын димәгән.

“Мин бәхетсез булганмын икән инде, нигә башкаларны бәхетле итмәскә?!” – дип уйлады Асия. Ул, иренең документ­лары, акчалары сакланган сейфны ачты да зур сумкага акчалар тутырды. Кап­ка төбендәге машинага чыгып утырды һәм шофер егеткә: “Кояшлы таң урамы, 46нчы йортка илт!” – диде.

Шәһәр читендәге бу бинада балалар йорты урнашкан. Асия балалар йорты җитәкчесенә: “Миләүшә исемле кыз­лар кирәк миңа”, – диде. Җитәкче баш­та аптырап калды: “Балалармы, әллә тәрбиячеләрме?” – дип сорады. “Бала­лар! Миләүшә исемле кызлар кирәк!” – дип кабатлады Асия.

Асияне Миләүшәләр уратып алган. Берәү-икәү генә түгел – унау! Асия бик бәхетле! Аларны яклаучы бар хәзер. Ул – балалар йортында азык-төлек ташучы булып эшләүче Рәшит. Асиянең беренче мәхәббәте, яратканы Рәшит!

Миләүшә Хәсәнова.

Фото-Pixabay.com  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: