Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Иске күпер

...Рөстәмнән көмәнле калуын белгән авыл халкы Гөлияне бик тә кызганды. Кайберәүләр: “Әллә төшертәсеңме соң балаңны? Гомерең әле алда бит, үзеңә тиңне табарсың. Бала белән син кемгә кирәк? Чит кеше сиңа ир булса да, балаңа ата булмаячак бит!”– дип үгет бирде. Ләкин Гөлия андыйларга: “Табам! Ул – Рөстәм баласы! Сабира апа ни әйтер?! Рөстәм бит аның бердәнбер баласы иде, мине оныксыз калдырдың диячәк”, – дип уйлады. 

Көз... Әйтерсең лә бөтен дөнья – сары алтыннан. Агачлар, шәрә җирне киләсе суыклардан тизрәк капларга теләгәндәй, яфракларын тиз-тиз җиргә коялар. Гөлия урман яны сукмагыннан гүзәллеккә хозурланып әкрен генә атлый. Шушы сукмактан парлашып, көлешә-көлешә ничә тапкырлар уздылар бит алар. Ничек рәхәт, ничек күңелле иде ул вакытларда! Яшьлек мәхәббәте Рөстәм белән алар мәңге аерылышмастай бәхетле парлар иде. Егет Казанга килгән саен, шушы сукмактан үттеләр, алга матур планнар кордылар. 
Мәктәпне тәмамлау белән, Гөлия Казанга укырга киткән иде. Ә йортта бердәнбер бала булган Рөстәм, әнигә ялгызына авыр була дип, авылда калды. Машина йөртү таныклыгы алды да, руль артына утырды. Гөлия, укытучылыкка укып, авылга кайтырга уйлады. Яшьләр кызның укуы бетү белән өйләнешергә сүз куештылар. Санаулы еллар бик тиз үтте. Гөлиянең укуы тәмамланырга 5-6 ай калгач, никах укыттылар. Ә туйны бергәләшеп киңәшләшкәннән соң, ямьле җәйгә калдырдылар. Никахтан соң озак та үтмәде, Гөлия үзенең авырлы икәнен белде. Ләкин бу сөенечле хәбәрне телефоннан түгел, ә Рөстәмнең үзенә әйтеп сөендерәсе килде. Өй номерына шалтыраткан иде, трубканы Рөстәмнең әнисе Сабира апа алды. Гөлия түзеп тора алмады, яңалыгын каенанасы белән дә уртаклашты. Сабира апа бу яңалыкка бик сөенде, Гөлияне тизрәк авылга кайтырга кыстады. Шатлыктан балкыган яшь хатын күчтәнәчләр алды да, кайтыр юлга чыкты. Рөстәмгә шалтыратып, автобус тукталышында каршы алырга кушты. Ләкин Гөлия бик озак көтсә дә, никтер Рөстәм күренмәде. Инде вакыт кичкә таба авышты. Телефоны да җавап бирми, бу Рөстәмгә ни булды икән? Эчендә кайнаган мең төрле сорау белән Гөлия, аптырагач, авыл ягына кайтучы бер машинага утырды. Авыл башындагы күпер төбенә җыелган кешеләрне күреп, күңеле нидер сизенеп, шул тирәдә төшеп калды ул. Күпергә якынайган саен Гөлиянең йөрәге ярсып типте. Я Аллам, ни бу?! Күпер астында Рөстәмнең машинасы әйләнеп ята. Читтәрәк өсте капланган кеше гәүдәсе. Гөлия берни белештермичә шунда китте. Халык дәшми, барысы да уфтанып, аны күзәтә. Гөлия калтыранган куллары белән чүпрәкне ачты.Ә анда аның Рөстәме – кан эчендә, үлгән... Кемдер килеп сак кына Гөлиягә кагылды. Авыл медсестрасы икән. Ул аны җитәкләп алып китеп, машинага утыртты. Беләгенә ниндидер укол кадады... 
...Рөстәмнән көмәнле калуын белгән авыл халкы Гөлияне бик тә кызганды. Кайберәүләр: “Әллә төшертәсеңме соң балаңны? Гомерең әле алда бит, үзеңә тиңне табарсың. Бала белән син кемгә кирәк? Чит кеше сиңа ир булса да, балаңа ата булмаячак бит!”– дип үгет бирде. Ләкин Гөлия андыйларга: “Табам! Ул – Рөстәм баласы! Сабира апа ни әйтер?! Рөстәм бит аның бердәнбер баласы иде, мине оныксыз калдырдың диячәк”, – дип уйлады. 
Ул көннәрдән соң шактый еллар үтте. Рөстәмгә ике тамчы су кебек охшаган малай да үсеп, буй җиткерде. Сабира апа үз яныннан бик җибәрәсе килмәсә дә, Азатка укырга кирәк иде. Гөлия, өлкәннәр белән киңәшләшкәч, үзе дә Казанга барып урнашты, гимназиядә укыта башлады. Азат төзүче-архитекторлар әзерләүче уку йортына укырга керде. Рәхмәт, үз әти-әнисе дә, каенанасы да бик булыштылар, фатир алырга да ярдәм иттеләр. Каенанасы бөтен җыйган акчасын килене кулына тоттырды. “Оныгыма дип җыйдым, миңа хәзер әллә ни кирәк түгел, бар булганына канәгать”, – диде. 
Гөлия бик чибәр хатын иде. Очрашып йөрергә теләүчеләр, сорап килүчеләр булмады түгел, булды. Ләкин ул кабат кияүгә чыгу турында уйлап та карамады. Рөстәм кебекне яңадан таба алмам, дип уйлады. 
...Урамда алтын көз. Яшьлек эзләре калган урман яны сукмагыннан бер матур ханым атлый. Киләсе атнада малае Азатның никахы. Азат шәһәр кызларына кызыкмады. Югыйсә, артыннан чабучы кызлар күп булды. Сайлаганы – әниләре авылыннан, бик төпле, мөлаем, эшчән авыл кызы. Кәләш тә укытучы булырга җыена. Гөлия, үзалдына елмаеп, малаеның сүзләрен искә төшерде: “Әни, мин эшли башлагач үз акчама теге авыл башындагы иске күперне яңартачакмын. Ул әле һаман да шул килеш. Кайткан саен көчкә үтәбез. Авылның эшләтергә акчасы юктыр. Ул иске күпер башка бер кешегә дә бәла китермәсен иде инде. Менә күреп тор, төзәттерәм мин аны, әнием!” 
Фирая Исламова. 
Исәнсеф-Чишмә – 
Азнакай.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: