Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты. Иркәнурым

Кыш уртасында бәбиләгән куянымның бер баласы бик бәләкәй һәм дә бик зәгыйфь булып туды.

Туганнары нигәдер аны бик яратып бетермәделәр. Ул һәрчак бер читтә ялгызы гына утырды. Миңа ул бик кызганыч иде һәм әкренләп ул миңа, кулга ияләшә башлады. Ишекләрен ачып керүемә ул тизрәк минем яныма йөгереп килә дә: “Ал, зинһар, мине кулларыңа, миңа синең назларың кирәк”,– дигән кебек минем күзләремә карап тора. Мин аңа яратып, Иркәнур дип эндәшәм. Исемен ишетүгә ул ашавын да онытып миңа йөгереп килә.

Карлар эреп, яшел үлән күренә башлауга, мин аны үлән ашарга алып чыга башладым. Ияләште бит бу миңа, көчек кебек бер адым артымнан калмый башлады. Бергәләшеп чәчәкләр, яшелчәләр утырттык. Мин эшлим, ә ул минем янымда чуала, икәүләп мәш киләбез.

Әкренләп гөлләрем үсте, шау чәчәккә күмелделәр. Иркәнурым белән бакчага чыгабыз. Мин түтәлләрдә чүп утыйм, ә ул чәчәкләр янында мәш килә. Башта бар төр чәчәкләрне дә иснәп чыга, ә аннан үзенә ошаган иң тәмле чәчкә янына килеп баса да, ике алгы тәпиләре белән  тотып, чәчкәне чемченә башлый. Яфрагына тими, чәчәген генә ашый. Ул бакчада йөри, ләкин беркайчан да түтәлләремне таптамый. Читтән әкрен генә минем эшләвемне күзәтә. Ә чит-ят кешене янына да якын китерми: берәрсе янына килә башласа, тизрәк яныма килеп, миңа елыша башлый.

Һәр күңелле әйбернең азагы була, диләр бит. Иркәнурым белән дә шулай булды. Нәрсәдәндер куян балаларым чирли башлады. Кичтән әйбәт кенә ашап, уйнап йөргән нәниләрем, иртәнгә тәгәри дә үлә. Җан дустым Иркәнур белән дә шулай булды. Иртә белән аның үле гәүдәсен күреп, үзәкләрем өзелде, ләкин нишлим, берничек тә ярдәм итә алмадым. Дускаемны бакчага алып барып күмдем. Ә өстенә ул яраткан матур чәчәкләремне тездем.

Күпме куян үстереп Иркәнур кебек кулагай, ягымлы куян баласы яңадан булмады, башкаларын, күпме теләсәм дә, аны кадерләгән кебек иркәләп үстерә алмадым. Яныма килеп, тезелеп басалар, башларыннан иркәләп сөям, сөйләшәм үзләре белән, ләкин берсен дә Иркәнурым кебек чын йөрәктән ярата алмадым.

Фирая Исламова.

Азнакай – Исәнсеф-Чишмә.

Фото- Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев