Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты. Газаплы гомер

(Булган хәл, исемнәр үзгәртелде) Тәрәзә каршында бик озак уйланып утырды Рәшидә. Аннары авыр, газаплы уйлар белән әкрен генә урыныннан кузгалды. Әйтәләр бит, тән җәрәхәте төзәлсә дә, йөрәктәгесе мәңгелеккә уелып кала, диеп. Уйлар, уйлар... Газаплы үткәннәрне ничек инде онытасың ди? 

(Булган хәл, исемнәр үзгәртелде) Тәрәзә каршында бик озак уйланып утырды Рәшидә. Аннары авыр, газаплы уйлар белән әкрен генә урыныннан кузгалды. Әйтәләр бит, тән җәрәхәте төзәлсә дә, йөрәктәгесе мәңгелеккә уелып кала, диеп. Уйлар, уйлар... Газаплы үткәннәрне ничек инде онытасың ди? 
Азнакай шәһәренә килеп, бик озак эш эзләде Рәшидә. Аңа эштән бигрәк 4 яшьлек малаена балалар бакчасы кирәк иде шул. Ә ул елларда бакчага бала урнаштыру бик авыр иде. Эше табылды, азык-төлек кибетенә сатучы итеп алдылар аны, ике ай дигәндә бакчага да урын бирелде. 
Фатирда торып, шулай әкрен генә үз көйләренә яшәп ятканда Рәшидәне Себер якларында эшләп йөрүче Илдар белән таныштырдылар. Бер дә өйләнмәгән 32 яшьлек Илдарга бала бик тиз ияләште, озакламый “әти” дип үк эндәшә башлады. Бер еллап бер-берсен сынаганнан соң, гаилә булып, бергә яшәргә, дигән карарга килделәр. Тормыш дигәнең әнә шулай әйбәт кенә башланып китте. Әкренләп өй төзү хәстәренә дә керештеләр. Ә бер елдан Илдарга ике тамчы судай ошаган уртак кызлары – Эльза дөньяга аваз салды. Балага 3 яшь тулганчы тормышлар әкияттәгечә матур барды. Бергәләшеп бакча, өй эшләрен эшләделәр, әкренләп яңа өй дә төзелеп бетте. Рәшидә, яшь балам бар дип тормый, бар эшне дә ялт иттереп куя торган булды. Өй эшләүчеләргә төрледән-төрле ризык әзерләүдән тыш, ике баланы карау, идән-кер юу, йомычка, чүп-чар җыю, мүк кыстырышу кебек вак-төяк эшләрнең барысына да җитеште җитез Рәшидә. 
Ниһаять, төзелеш эшләре бетеп, сентябрь азагында зур сөенечләр белән яңа өйгә күченделәр. Кирәкле өй җиһазларын да алып куйдылар. Инде түгәрәк бәхеткә куанып, үзләре өчен, балалары өчен яшисе дә яшисе иде. Ләкин көтмәгәндә гаиләгә көзнең кара көннәре килде. Илдар, Себердән 15 көн эшләп кайта да бәйрәм итәргә ярата башлады. Айның яртысын айнымыйча эчү бөтенләй гадәтенә әйләнде (ул шулай бер эчә башласа, туктый алмыйча “ычкынып” эчә торган булган икән. Рәшидә аны каян белсен инде?). Эчеп алгач, үз-үзен белештерми торган бик куркыныч җанварга әйләнә ир. Хатынына кул күтәрә. Эчтән ишекне бикләп куеп, балалары күз алдында кыйный Рәшидәне. Берсендә шулай Эльзаны күтәреп чыгып йөгермәкче булган иде дә, исерек ир баланың аякларыннан эләктереп алды. Сабый урталай өзелә дип, куркып, Рәшидә нарасыен кулыннан ычкындырды, ә кансыз ата баланы зал идәненә атып бәрде. Урындык аягына башы белән барып төшкән бала өнсез калды. Рәшидә ачыргаланып, балага таба омтылды, ләкин артыннан килгән ире, явыз җанвар кебек, Рәшидәгә ташланды. Шул чакта күршеләре милиция чакыртмаган булса, бу мәхшәр ни белән беткән булыр иде микән? 
...Гаилә хакына дип, Рәшидә барысына да түзде. “Кыйный, димәк, ярата”, дип, язмышына буйсынды. Әбисенең “Ир суккан җир тәмугта янмый” дигән сүзләренең мәгънәсенә дә төшенгәндәй булды. Тукмалып яшәсәң дә түзәргә кирәк, дип уйлады. Ире айныган чакларында Рәшидә кабат күкнең җиденче катында очты. Тәнендәге күгәргән урыннар куркыныч көннәрнең ерак түгеллеген искәртеп торса да, Рәшидә өченче баласына авырга узды. Себердән чираттагы вахтасыннан кайткан Илдарга сөенчесен җиткермәкче иде дә. Кая ул?! Шул көнне үк Илдар, хатынын үтергәнче кыйнап, канга батырып атты. Җан керергә дә өлгермәгән бала төште... 
Әнә шулай утыз ел буе тукмалып яшәгән Рәшидәнең сәламәтлеге, нервлары бик нык какшады, башы, эче авыртулы булып калды. Ул бүгенге акылы белән уйлый да таңнар кала. Нәрсә хакына шулкадәр түзде икән соң ул? Ник ике баласын алып, бөтенесен дә ташлап чыгып китмәгән, түзгән ул? Бу авырлыкны татар хатын-кызы гына күтәрә ала шул. Картайган көнендә Ходай аңа тыныч тормыш, сәламәтлек бирсен иде. 

Фирая Исламова. 
Исәнсеф-Чишмә – 
Азнакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама