Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Эзләмә! Табаалмассың?!...

Килен булып төшүгә, каенанасы кат-кат кисәткән иде Мофавазаны, югыйсә. – Иреңнән аракы яше­реп маташма. Әллә кай­ларга яшерсәң дә, барыбер эзләп таба ул эчкән кеше.

Мин шешәсен дә кулы­ма тотмадым аракы дигән шайтанның. Атагыз үзе алып кайтты, үзе хәл итте, табасын үзе тапты шуның белән. Ничек өйрәтсәң, шу­лай китәр, яшереп маташ­ма. Торсын шунда күз ал­дында. Шулай итсәң, лүтше эчми ул ир-ат, – дигән иде. Тыңламады шул кайнанасы сүзен килен кеше. Чөнки үз әнкәсе гомере буе иреннән аракы яшерерде. Яшь ха­тын да әнисе гадәтен куды, шулай дөресрәк булыр, дип уйлады, ахры.

Дөрес, баштагы еллар­да ире Рәхимҗан бәйрәм- сәйрәннәрдә генә капка­лый иде шул бәдбәхетне. Тора-бара бу гадәте ешай­ды. Һөнәре дә шундый­рак – колхозның төзүчеләр бригадасында иң дәрәҗәле балта остасы ул. Эштән соң яки колхоз эшеннән ары­нып торган араларда авыл­дашларына бик ярдәм итте: какты-сукты, төзәтте, төзеде, бурасын бурады... Ә түләү исә күбрәк ара­кылата булды. Таныш-белешләрдән акча алыр­га читенсенде Рәхимҗан, акча корты, дип әйтерләр кебек тоелды...

Әкренләп эчү гадәткә әйләнә башла­ды. Хатынының яшереп куйган аракыларына да тынгылык бетте. Эчкән кешегә шайтаннар ярдәм итә, юл күрсәтә диюләре дөрестер. Рәхимҗанның да шайтаннары эзләнү эшендә бик ярдәмчел бул­дылар. Махмырдан инте­геп, арлы-бирле йөренеп алҗыгач, чоланга кереп ба­шын мендәргә терәве була, күзләр йомыла башлау­га теге информаторлардан сигналлар килә башлый...

Бәрәңге бакчасы урта­сында ничәмә еллар сүтелми яткан иске кара мунча бар. Һаман кул да, вакыт та җитми шуны эш итәргә. Бүген менә шул мунча ярдәмгә килде бит эшеннән кызмача кайткан Рәхимҗанга! Төшке ялга кайткач, бераз черем итеп алыйм дип кенә яткан иде. Күзләрен йомуга, үзен иске мунча эчендә итеп күрде. Мунча миченең таш ара­ларыннан ике яшел елан сузылып чыга да, кире ке­реп китә, чыга да кире ке­реп китә...

– Бу хәл тикмәгә түгел, – диде куркуыннан сике­реп торган Рәхимҗан. – Аракыны яшел елан, диләр. Пожалый, Мофауның (хатынының исемен ту­лысынча әйтеп тормый ул соңгы елларда) яше­реп куйган аракысы шул тирәдә булырга тиеш!

Хатыны өйдә юк иде. Бәрәңге сабаклары­на зыян китермәскә ты­рышып, Рәхимҗан мун­чага таба атлады. Мун­ча мичендәге көлне сапер төгәллеге белән сакланып актара башлауга, кулында­гы кисәү агачы чык итеп нәрсәгәдер бәрелеп алды. Сөенеченнән тыны кысыл­ган ир көл арасыннан ике шешә аракыны алып ку­енына яшерде дә, бәхет кошы тоткандай, бакча артлап кына эшенә сып­тырды...

Берничә көннән соң, ишек алдына ике йөк печән кайтарып, өч-дүрт ир аны түбәгә урнашты­рып бетергәч кенә теге шешәләрнең юклыгы ачы­кланды.

– Сидегемне эчәрсең икән, сидегемне! – дип ысылдады хаты­ны Рәхимҗан янын­нан үткәндә. – Тап хәзер үзең өмәчеләреңне бәхилләтергә берәр нәрсә!

Шулай дисә дә, икенче бер урында запасы булган, ахры, хатынның. Тиз арада табын уртасына ике ярты менеп кунаклады.

– Ягез, җегетләр, бе­ренче йөк печән кайту хөрмәтенә тотып куйыйк берәрне! – дип, хуҗаларча кулларын угалаштырып, Рәхимҗан табын янына килеп утырды, кеше-кара җитешкәләгәнче беренче чәркәсен тамагына озатты.

– Ух, ничек эчә микән шушы заразаны урыслар! – дигән булды суган кыягын чәйни-чәйни.

Тагын бер тап­кыр еланнары булыш­ты Рәхимҗанга. Үзенә өйрәнчек итеп билгеләнгән Рамазан белән колхоз боза­уларына җәйге торак төзеп йөргән көннәре. Төшке ашны колхоз ашханәсендә ашагач, Рәхимҗанның төзелеп бетмәгән яңа өенең верандасына кереп, бераз черем итеп алалар. Беркөнне Рәхимҗан, ятып торган җиреннән сикереп торды да:

– Кайдадыр шушы тирәдә Мофауның ара­кы склады булырга тиеш. Сайгак араларыннан егермеләп яшел елан чы­гып, кире кереп китте. Да­вай, Рамай, энекәш, эзләш! Табышы уртак булыр! – дип, әмер бирде. Оста­зын ярты сүздән аңларга өйрәнеп килүче шәкерте дә шул арада сикереп тор­ды.

– Эш кораллары ара­сыннан кадак суыргыч­ны алып кер әле. Түлке Мофау күрмәсен, – диде остаз. Кадак суыргыч белән идән сайгакларын күтәреп җибәрүе булды Рәхимҗанның, нәкъ ул ча­малаган урында бер тартма аракы, мин монда гына, дигән кебек кукыраеп уты­ра иде.

Урманчы булып эшләүче кодалары, өмә итеп лесхоз печәнен чап­тырырга дип, кичә генә алып килгән иде аларны. Әлбәттә, Мофаваза, ире моннан мәңге эзләп тап­мас, дигән уй белән тар­тманы шунда куйдырткан иде. Ике шешәне тиз генә үрелеп алды да Рәхимҗан, сайгакларны ябып, ишеккә юнәлде. Ике дус ишек ал­дына чыгуга, каршылары­на бәрәңге бакчасыннан чыгып килүче Мофаваза очрады.

– Нишләп бик тиз? Әле кайтуыгызга кай ара. Чәй дә эчеп тормыйсызмыни? – дигән булды хатын.

– Эшне бүген төгәлләргә исәп. Җитмәсә, ыстру­митлар да җирдә тарал­ган килеш калган, – диде Рәхимҗан, үзе дә сизмичә кулындагы эш коралла­ры белән тулы тартмасына ымлап.

Ул көнне Рәхимҗан бик соң гына кайтып уры­нына кереп ауды. Мон­дый күренеш соңгы арада гадәти хәлгә әйләнгәнгә, Мофаваза да, балалар да аңа артык әһәмият бирмәде.

Иртәнге якта ир йокы­сыннан уянып, урыныннан тормакчы булган иде дә башы чатнауга түзә алмый кире урынга ауды.

– Их, башны төзәтәсе иде бит ничек тә! Каян та­барга бер йөз грамм? Шун­да келт итеп веранда ба­зындагы аракы тартмасы исенә төште. Хатынының сыер саварга чыгып киткәнен генә көтеп тор­ды да, кача-поса веран­дага үтеп, идән астыннан үрелеп кенә бер шешәне эләктерде ир...

Кичке якта, эштән кай­тышлый хәл белергә дип, күрше авылда яшәүче ур­манчы кодалары кереп чыкты. Гадәттәгечә, бераз салмыш Рәхимҗан эштән кайтып кына кергән иде.

– Әйдәле, кода, күптән очрашкан да юк. Бакча ар­тына төшик әле, утырыйк әле бер сөйләшеп. Миндә бер урыс малае да бар, – диде Рәхимҗан, күзләрен серле итеп кыскалап. Коданың да әпитите килгән чак иде, карышып торма­ды. Ике кода, кабымлы­клар алып, сәйранга чыгып киттеләр. Аларга өенә кай­тып китәргә өлгермәгән Рамазан да иярде, чөнки Рәхимҗан аңа да мәгънәле итеп күз кыскалап алган иде.

Шактый кызып алган ике кода, дөнья хәлләрен сөйләшеп, берсен-берсе макташып, шактый утыр­дылар. Алларында­гы шешә бушый башла­уга, Рәхимҗан берничә мәртәбә:

– Рамай дус, табын­ны кара, – дип, кисәткәләп алырга да онытмады. Рама­зан һәр әмерне шул арада җиренә җиткереп үти бар­ды. Кодалар бер-берсенең иңсәсенә кулларын салып, яшелле-кызыллы тавыш­лар белән:

Без яшибез кодаларның

Бер дигәннәре белән, – дип җыр сузганда җәйге таң беленә башлаган иде инде.

Ике көннән соң, урман­чы кода печән өмәсе яса­ды. Печәнчеләргә бер тәкә суйдырган иде. Урман ала­нында зур казанда аш пе­шертте. Аш өлгергәнче, би­шекле мотоциклы белән авылга кайтып, теге тар­тманы алып килергә бул­ды...

– Үләм, – дип, чәрелдәп җибәрде Мофа­ваза, ярымбуш тартма­ны күргәч. – Монысына да җитешкән! Ай, оятсыз, җир бит! Кая куйдың мон­дагы шешәләрне? – дип җилтерәтте эштән кай­тып кына кергән ирен. – Үзебезнеке булса, бер хәл иде! Коданың аракылары иде бит ул!

– Бәррәч, коданыкы идемени? Нигә соң аны алдан придуприждайт итеп куймадың? – диде ир үтә беркатлы кыяфәт ясап. – Кода, мин генә хәл итмәдем ул шешәләрне. Теге көнне үзең дә эчештең! Оныттыңмыни? Әле ике шешәсен күчтәнәч итеп кесәңә тыккан идем!

Шушы хәлдән соң ике кода байтак вакыт бер-берсенә эндәшешмичә йөрделәр.

Еллар үтте. Рәхимҗан да әкренләп шайтан су­ыннан бизә башлады. Ник дигәндә, бавыр да үзен сиздергәләп тора, ашка­занында да җәрәхәт бар, диләр. Мофаваза да хәзер аракы яшереп азаплан­мый. Кирәге чыкса дигән берничә яртысы суыткыч­та тора. Күз алдында тор­гангамы, Рәхимҗанның аракыны кабып та карый­сы килми, тәме, ләззәте юк кебек. Әллә лимит та бетеп барамы?

Капка төбендәге әңгәмәләрдә эчү, аракы ту­рында сүз чыкса, Рәхимҗан хәзер болайрак сөйли:

– Ни дип эчәләрдер шул аракыны! Бердән, сәламәтлекләрен бетерәләр, икенчедән, ак­чаны суга салу бит ул. Шул акчага балаларыңа берәр тәмле ризык алып ашат һич булмаса. Тормыш өчен берәр файдалы әйбергә тот! Симияңның тыныч­лыгын бозып, гомер иткән хатыныңның гайрәтен чи­гереп яшәүнең ни кызыгын табалар, диген!

Янында утыр­ган күршеләренең авыз читләре белән елмай­ганын әллә күрми, әллә күрмәмешкә салыша Рәхимҗан...

Гөлфия МӨХӘМӘТГӘРӘЕВА.Тегермәнлек.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: