Укучыларыбыз иҗаты. Дүртьюллыклар
“Алласызлар” чоры Инде артта калды. Бушаган урынны Әхлаксызлар алды.
***
Озата юлга көн саен
Авылым балаларын.
Мәктәп ябу – кисүгә
тиң
Мәчет манараларын.
***
Яшәешне билгеләүче
Зирәкләр туа сирәк.
Зирәкләр биргән
акылны
Күңелдә саклау кирәк.
***
Караңгы төн.
Берьялгызым.
Шомлы бөтен тирә-юнь.
Акылым янә кисәтә
Бергә яшәү кирәген.
***
Мулласыз мәчет утыра
Авылым уртасында.
Мәктәп ябык. Юк бит
хәзер
Бала укытасы да.
***
Бәрәңге әрчү бәйгесе.
Әхмәтҗан бүләк алган.
Кул көрәше ярышында
Хатыны батыр калган.
***
Кашы кара, буе зифа,
Юк килмәгән җирләре.
Бер дистәгә тула инде
Барып кайткан ирләре.
***
Изге җанлы иман белән
Каршылый үлемен дә.
Үзе китә, яши һаман
Исәннәр күңелендә.
***
Авыр иде йөкләребез,
Йөрдек еракка.
Кулымда камчы булса да,
Сукмадым атка.
Ягсуп Мортазин.
Бөгелмә.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев