Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Болан коңгыз

Борын-борын заманда ямь-яшел алан уртасындагы бер киселгән агач төбендә ямьсез генә корт яшәгән, ди.

Ул көннәр буе шул агач эчендә казына икән. Казына торгач, агач, череп, тарала башлаган. Кортның матур яфраклар өстендә, җирдә йөрисе килгән. Ул үзен бу дөньяда бик кирәксез, ямьсез һәм көчсезгә санаган. 
– Их, матур да, көчле дә, гайрәтле дә булсаң иде, – дип, зәңгәр күккә ялварган. 
Ел артыннан ел үткән, ай үсәсен көн үскән бу. Дүрт ел корт булып яшәгәннән соң, кышлыкка җир астына оя ясап, йокыга талган. Җәй җитүгә, уянып, җир өстенә чыкса, ул танымаслык булып үзгәргән. Аның гәүдәсе ялтырап торган кабык белән капланган, башына боланныкы кебек мөгезләр үсеп чыккан. Корт чын баһадирга әверелгән. Ләкин болан мөгезле коңгызга әйләнгәч, аңа бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Беркөнне галәмәт зур бөркет күтәреп китәм дигәндә, ул үзенең кыскыч мөгезләре белән бөркетнең томшыгын җәрәхәтләп, исән-имин котылып кала. Җәйге яшенле яңгырларның берсендә аның яшен үткәрү көченә ия булган панцире яралана. Бу очракта да имин генә терелә коңгыз. Шулай, нинди генә авырлыклар очраса да, бирешмичә яшәвен дәвам итә. Чөнки ул белә: авырлыкларны җиңү өчен көч түксәң генә бу урманда яшәве күңелле һәм рәхәт. 
Мин үзем болан коңгызларны саклау өчен имәнлекләрне үстерү, катнаш урманнарны саклау ягында. Укучыларга, яшьләргә һәм кешеләргә Кызыл китапка кертелгән коңгыз турында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Урманнарны агу-химикатлар белән эшкәртмәскә иде. Кешеләр, болан коңгызларның матурлыгына кызыгып, аларны җыймасыннар иде. Чөнки болан коңгыз электән сәнгать әсәрләрендә, картиналарда ясалган. 
Язилә Габидуллина, 
Олы Чакмак төп гомуми 
белем бирү мәктәбенең 
6 класс укучысы.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: