Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Бала хакына

Таһир ашарга утырган гына иде, ишек шакыдылар. Ир, берни уйламыйча, барып ачты һәм катып калды. Бусагада аның беренче мәхәббәте – хатыны Ләйлә басып тора иде. 

– Керергә ярыймы? 
Таһирның башында уйлар бураны купты: “Без күпме күрешмәдек әле? ун елмы, унберме? Ул бер дә үзгәрмәгән...” 
– Ләйлә, син?! Сине күрер көн дә бар икән... 
Ләйлә ишек төбендә басып торуын дәвам итте, үзенең ялгызы түгеллеген әйтте. Аннары, подъездга чыгып, бер бала ияртеп керде. Таһир бөтенләй каушап калды. Ул бер малайга, бер Ләйләгә карады. Аның каршында басып торган үсмер бала нәкъ Таһирның бәләкәй чагы иде. Таһир күзлеген бер салды, бер киде. Тирләп чыкты, каушап бетте. Үз-үзен тиз кулга алып, кунакларны чәйгә чакырды. Тавыш-тынсыз гына чәй эчтеләр. Ләйлә кыенсынып кына сүз башлады: 
– Бала хакына килдем, ачуланма. Үскән саен улым “әтием кем, кайда ул?” дип аптыратты. Салават, менә әтиең шушы була инде. 
Таһир калтыранган куллары белән Салаватны куенына алды. 
– Ләйлә, мин бит белмәдем! Синең авырлы килеш кит-кәнеңне белмәдем! Күпме эзләдем, таба алмадым мин сине... 
Ирнең башында тагын уйлар бураны купты. Аңа үзенең үткәннәре өчен бик тә, бик тә оят иде... 
Сокланырлык парлар иде алар. Ничек ярата иде бит ул Ләйләсен! Аның өчен утка, суга керергә дә әзер иде. Биш ел яратышып йөргәннән соң, өйләнештеләр. “Аерым яшәгез”, дип, Таһирның әти-әнисе совхозның ике катлы йортыннан бүлмә алып бирде. Ә Ләйләнең әнисе өй кирәк-яраклары белән ярдәм итте. Тормышлары бик матур башланды. Тик тулы бәхет өчен бала гына юк иде – Ләйлә тиз генә авырга уза алмады. Табибларга күренгәч, барысы да әйбәт, диделәр, көтәргә куштылар. Тик бу сүзләргә Таһир ышанмады. Кичләрен эштән салгалап кайта башлады. Юк-барга да көнләшә торганга әйләнде. Салулар ешайгач, холкы да бик үзгәрде, кул күтәрә башлады. Ә бер кичтә, берни белештермәс хәлдә кайтып кереп, Ләйләне шундый нык итеп кыйнады. Күрше хатыны кереп, ашыгыч ярдәм чакырмаса, яшь хатынның язмышы ни белән бетәр иде? 
Ләйлә хастаханәдә бер тәүлектән соң гына аңына килде. Табиб аңа баласын югалтуын әйтә. Баланың төшкәнен белгән ире хатынын өрмәгән җиргә дә утыртмый. Өй эшләрендә дә булыша башлый. Ләкин бу рәхәт көннәр озакка бармый: ир тагын шешәне якын күрә, тагын эздән чыга. Ләйлә өчен янә кара көннәр башлана. 
– Кысыр син! Нигә балаң һаман юк? Теге вакытта, балам төште, дип, юри алдадыңмы? 
Хатын дәшми. Өч айдан соң, үзенең тагын авырлы икәнен белә. Бу юлы инде туасы баласы хакына дуамал иреннән баш тарта. Илдә чыпчык үлми, дип, шәһәргә китеп бара. Балалар бакчасына эшкә урнаша. Торыр урыны булмаганын белгән бакча мөдире Ләйләне бик жәлли. “Каравылчы да булырсың”, дип, бәләкәй генә бер бүлмә дә бирә. Хатын баласы тугач та шунда яши. Көне-төне эшләп, бер бүлмәле фатир сатып ала. Салават кына үскән саен әтисен сорый башлый. “Бераз үс әле. Мин сине әтиең янына алып барырмын”, – дип сүз бирә Ләйлә. Менә бүген, балам хакына, дип, ул Таһирның бусагасын атлап керде. 
Ә Таһир, ул киткәч, бөтенләй башын югалтты. Исерек хатыннар ияләште. Өйләнеп тә карады. Ләкин эчкән кеше белән кемнең яшисе килсен? Кодлаштыруга да алып бардылар – файдасы тимәде. Ир ике-өч айдан тагын ычкынып эчә башлады. Акылга килү өчен бер сәбәп кирәк булгандыр – инсульт китереп бәрде. Дүрт тәүлек үлем белән көрәшкән Таһир күзләрен ачканда янында башын иеп, күз яшьләренә тыгылып утырган әнисен күреп, әллә нишләп китте.

Нидер әйтергә теләде – авызыннан сүз чыкмады. Ярты еллап әти-әнисе тәрбиясендә яшәде ир. Шул хәлләрдән соң гына үзенең хаталар кылганын аңлады, авызына мәңге аракы алмаска ант итте. Шунда ук Ләйләсен эзли башлады. Тик аның кайдалыгын беркем дә белмәде. Бәлки, белгәне дә әйтмәгәндер. 
Айлар узды. Сабый бала кебек әкренлек белән генә йөри, сөйләшә башлады Таһир, үзен икенче тапкыр тугандай хис итте. Әнә шулай үкенечле үткәннәрне барлап утырганда ишек шакыдылар. Ләйләнең каенанасы белән каенатасы килгән икән. Алар, Ләйлә янында үсеп беткән бер малайны күреп, бермәл аптырап киттеләр. Каршыларында 10 яшьлек Таһирлары басып тора диярсең!.. Әтиемне күрәм, дип килгән Салават әтиле дә, әби-бабайлы да булуына бик сөенде. Бала хакын хаклап килгән ана да бәхеткә юлның бик тә урау һәм бормалы булуын аңлады. 

Фирая Исламова. 
Исәнсеф-Чишмә – Азнакай.

Фото – Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: