Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты. Бака яңгыры

Җәй көне булды бу хәл. Кар базында бакалар булу сәбәпле, безнең әнкәй базга үзе генә төшәргә курка торган иде. Баканы ишек алдында, урамда күрсә дә, әллә каян әйләнеп, башын икенче якка борып үтеп китә торган иде ( хәзер дә шулай!)

Хәтерләсәгез, без бәләкәй чакларда, әнкәйләр сөт ризыкларын кар базында саклыйлар иде. Берчакны шулай әнкәй, кар базына төшәргә кушып (ул баздагы бакалардан бик тә курка иде), кулыма чиләк тоттырды. Мин баздагы кирәк әйберләрне чиләккә “утыртам”, ә әнкәй аны өстән бау белән тартып ала. Төштем шулай базга. Анда бар да бар: чиләге белән сөте, банкасында каймагы, катыгы ... һәм дә сикерә-сикерә йөрүче исәпсез бакалар. Бала-чага бит инде, тукта мин әйтәм, әнкәйне кызык итим әле. Теге чиләгемә әнкәй сораган әйберләр урынына бакалар тутырдым. Әнкәйгә чиләкне тартып алырга куштым. Әнкәй тартып та алды, чинап та җибәрде. Ә чиләк авып китеп, бөтен бакалар минем өстемә ява башламасынмы?! Нишлисең, бакалар базга коелып беткәнче шулай басып тордым инде. Ә мескен бакалар, куркышып, төрлесе-төрле якка сибелде, качарга урын эзли башлады. Аларны кабат чиләккә тутырдым да, баздан алып чыгып, үзебездән ерак булмаган Бульдозер тавына алып барып, иреккә җибәрдем. Бакалар бетсә дә, әнкәй берүзе генә базга төшәргә курка иде. Ул һәрвакыт мине ярдәмгә чакырды, чөнки минем бакалардан курыкмаганны яхшы белә.
Хәзер без бәләкәй чаклардагы кар базлары юк инде. Сөйләсәң хәзерге балалар ышанмас та. Суыткычлар, туңдыргычлар алыштырды элеккеге кар базларын.
Фирая ИСЛАМОВА.
Исәнсеф-Чишмә– Азнакай.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев