Мөслим-информ

Укучыларыбыз иҗаты. Ана язмышы

Саймә апа белән булган сөйләшүдән соң, ничә ай инде тынычлыгым югалды. Бу ачы язмыш – бәхетсез ана язмышы.

Саймә апа белән булган сөйләшүдән соң, ничә ай инде тынычлыгым югалды. Бу ачы язмыш – бәхетсез ана язмышы. 
Әзрәк һава сулау булыр, кибеткә дә керәсем бар дип, урамга чыктым. Кибет янында басып торган апа минем каршыма килеп басты. Елап шешенеп беткән, күз төпләре яшелле-сарылы булып тора. Аның белән исәнләшеп кенә китү һич тә дөрес булмас иде (ул күптән инде минем белән исәнләшеп йөри). Мин хәлләрен сораштыра башлауга, апам елап та җибәрде, үзе як-ягына карана, күрәм, ул кемнәндер курка. Мин аны үземчә тынычландырдым. Ул миңа үзенең барлык үткән тормышын сөйли башлады. 
Саймә апа күп балалы гаиләдә алтынчы бала була, бәләкәйдән эшкә нык, уңган кыз булып үсә. Һич көтмәгәндә сугыш башлана. Әтиләрен сугышка алганнан соң, алар әнисе белән тугыз бала калалар. Балалар бәләкәйдән үк ярдәмчел, эшкә нык булып үсәләр. Саймә апа үгез җигеп сабан сөрү, тракторда эшләү дисеңме – барысын да булдыра. 
Сугыштан яраланып кайткан авыл егете Гарифҗан аны хатынлыкка сорап килгәндә инде Саймә апа алма кебек пешкән, озын кара толымлы яшүсмер кыз була. Тормышлары бик авыр булгач, әнисе дә каршы килми, кыз да риза булып кияүгә чыга. Алар Гарифҗанның карт әти-әнисе белән иске генә бер өйдә яши башлыйлар. Тыйнак, эшкә уңган Гарифҗан хатынын бик ярата. Алар үз көчләре белән җыйнак кына өй җиткерәләр, әти-әниләре бик карт, өйләре бик тузган булгач, аларны да үзләреннән калдырмыйлар. 
Саймә апа гомере буе терлекчелектә эшли, һәрчак алдынгы була. Бер-бер артлы балалар туа, бишесе дә малай була. Гарифҗан, ярар киленнәребез булыр әле, дип шаярта торган була. 
Еллар үтә, Гарифҗанның әти-әнисе, балаларына бәхиллекләрен биреп, бакыйлыкка күчәләр. Саймә апага бик ямансу була, алар бик тату яшиләр шул. Бу кайгыларның әле башы гына була. Сугыш җәрәхәтләре Гарифҗанны аяктан ега. Ир, йөри алмаслык булып, урын өстенә ава. Бөтен авырлык Саймә апага кала. Көн дә сәгать дүрттән торып, фермага йөгерә, кайткач абзар тулы мал, аларны вакытында ашату, өйдәге балалар, урын өстендәге ир, аларны тәрбияләү – барысы да аның җилкәсендә була. 
Кайгы дигәнең тагын ишек кага. Олы уллары Фәнис урманда агач кискәндә агач астында калып үлә. Бу фаҗигадән Гарифҗан абый төшенкелеккә бирелә, чире дә бик үзәгенә үткән була. Көннәрдән бер көнне Саймә апа эштән кайтып, иренең гәүдәсен йокы бүлмәсендәге баудан төшерә. 
Инде балаларым үсте, эшкә дә ярый башлады дип уйларга да өлгерми, икенче улы Фәрите язгы буранда адашып үлә. Гәүдәсен кар бетеп, кара җир чыккач кына табалар. Өченче улы Фидаил мәктәпне тәмамлау белән Казанга укырга дип киткән җиреннән бер балалы марҗа хатыны белән танышып, шуның белән яши башлый. Шул китү белән эзсез-хәбәрсез югала, әнисен бөтенләй оныта егет. Болары әле баласы, алда икән тормышның карасы дигәндәй, Саймә апаның чынлап та кара көннәре башлана. 
Төпчекләре – игезәк малайлары Нәфис белән Рәфис акыллы гына булып үссәләр дә, армиядән бик үзгәреп, кырысланып кайталар. Инде эшкә урнашырлар, өйләнеп матур гына яшәрләр дип, хыялланып йөргәндә, бар да таудан түбән тәгәри башлый. Икесе дә беркайда да эшләргә теләмиләр, әниләренә ярдәм итәсе урында урамда эчеп, көнлекче урынына кешегә юк-бар эш эшләп, шуңа аракы алып, теләсә кемнән акча теләнеп яшиләр. 
Еллар үткән саен алар явызлана гына баралар, я сугышып, я теләсә кайда исереп йоклап, әниләрен кара кайгыга салалар. Әниләреннән аракы, акча таптыра башлыйлар. Ә бирмәсә, тотып кыйныйлар. “Бар табып алып кайт, тапмасаң без сине өйгә кертмибез, өйдәге әйбереңне сатабыз”, – дип куып ук чыгаралар. Ана мескен кая барсын? Кеше саен бурыч җыеп, шул акчага аракы алып кайта торганга әйләнә. Ә буш кул кайтса, кыйныйлар, өйдән куып чыгаралар. Әле менә бүген дә үз балаларының корбаны булып, урамда, кеше саен теләнеп акча сорап басып тора ана. Өстендә юньле киеме дә юк. 
Тиз-тиз генә менә шуларны сөйләде дә әбием китәргә ашыга башлады, үзе: “Ярар, кызым, кешегә сөйләмә, дип әйтмим. Мин сиңа сөйләп, эчемне бушаттым. Мондый тормышны Ходай дошманыма да күрсәтмәсен. Минем тормыш башкаларга гыйбрәт булсын!” – дип, тиеннәрен саный-саный, кибеткә кереп китте. Ни белән бетәр әбекәемнең язмышы, нинди киләчәк көтә аны – билгесез. 

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: