Мослим

Укучыларыбыз иҗаты. Ак маңгай

Көтүдән кайтмаган Ак маңгаен ике көн, ике төн эзләде Салих карт. Былтыр кысыр калгач, суярга дип җыенган иде дә, карчыгы рөхсәт итмәде. Бик яратты шул инде Галия үзенең мүкләккәен! 

Көтүдән кайтмаган Ак маңгаен ике көн, ике төн эзләде Салих карт. Былтыр кысыр калгач, суярга дип җыенган иде дә, карчыгы рөхсәт итмәде. Бик яратты шул инде Галия үзенең мүкләккәен! 

– Сөте дә бик куе, сауганда да сабыр гына басып тора, көтүдән дә качмый, йөгерә-йөгерә үзе кайта,– диде карчыгы. 
Ә Салих карт һаман үзен-үзе сүкте: 
– Мин генә гаепле, кем инде бүген-иртәгә бозаулыйсы сыерны көтүгә чыгара? Картайдың, Салих карт, картайдың! 
Кайлардан гына эзләмәде ул сыерын, күрше-тирә авыллардан, тау, елга, урман буйлары, чокыр-чакырлар – берсе дә калмады. Тик беркайдан да таба алмады, ашаудан калды, буаз булгач бигрәкләр дә жәлләде. “Тагын кайларга барыйм инде?” дигән уй белән матаен кабызды. Бөтен тирә-якны айкап кайтышлый кыл итеп, Камышлы сазлыгы исенә төште. Җиңел сулап куйды Салих карт һәм рулен шул якка борды. Матаен сүндереп, читкәрәк куйды да, җәяүләп сазлык эченә кереп китте. Үзе бертуктаусыз Ак маңгаен чакырды. Куе камышлар арасыннан кинәт сыер мөгерәгән тавыш ишетелде. Бу мөгерәү түгел, ә ниндидер үзәк өзгеч тавыш иде. Карт аксаклый-аксаклый тавыш килгән якка атлады. Күңеле ниндидер афәт булганын сизеп алды. Куе камышлар арасында яңа туган бозау күрде. “Ә мүкләгем кая?”– дип, камышлар арасына биленнән су ерып эчкәрәк кереп китте. Күңеле дөрес сизгән икән – әнә аның Ак маңгае! Тик сыер үзе генә түгел, янында тагын бер бозавы бар. Ләкин бозау су эчендә – башы белән сырты гына күренеп тора. Сыер бозавына ярдәм итәргә тели, әмма бата барган хәлсез бозавына берничек тә ярдәм итә алмый. Салих картка каян көч килгәндер: бозауга ярдәмгә ташланды. Ничек итсә итте, ул бозауны бу сазлыкны судан күтәреп алып чыкты да, чирәмгә яткырды. Мескен бозау әллә суда озак торудан, әллә куркудан дер-дер калтырый иде. Карт, матаеннан иске курткасын алып килеп, бозау өстенә япты да, үзе дә хәлсезләнеп, аның янына килеп утырды. Шул чагында Ак маңгай кытыршы теле белән Салих картның кулларыннан, битеннән ялый башлады. Бу аның уҗасына рәхмәт әйтүе иде. Картның да күзләрендә яшь тамчысы ялтырады. Вакытында килеп җитеп, малларына ярдәм итүенә үзе дә бик сөенде ул. Ә сыер хуҗасына караган да: “Хуҗакаем, күрдеңме инде, былтыр мине кысыр дип сүккән идең, менә сиңа берне түгел, ике бозау алып кайттым!”– ди кебек. Ә янында теге яңа судан коткарылган бозавы мәш килә. Торырга маташа, аяклары дүртесе дүрт якка китә, тагын тора, тагын егыла. Маташа торгач, торып басты бит тәки, авызы белән әнисенең имчәкләрен эзләп тапты да, авыз кырыеннан ап-ак сөт агыза-агыза имә дә башлады. Икенчесе дә уйнаклый-уйнаклый килде дә әнисен имәргә кереште. Сез шул чагында Ак маңгайны күрсәгез, аннан да бәхетле әни булды микән? Әле бер бозавына, әле икенчесенә борылып карый, ә койрыгы белән черки, кигәвеннәрне куа. Бозаулар имеп туйгач, алар кайтыр юлга кузгалды. Горур кыяфәт белән иң алдан Ак маңгай атлады. Ике ягында ике бозавы сикергәли-сикергәли әниләренә иярделәр. Ә Салих карт сөенә-сөенә матаен этеп алар артыннан атлады. Күңеле тулып, сөенеченнән елап та алды әле ул. Капка төбендә Галия карчык каршы алды. Капканы киң ачып ул үзенең гаилә членнарын ишек алдына уздырды. 
Фирая Исламова. 
Исәнсеф-Чишмә– Азнакай.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: