Мөслим-информ

Укучыларыбыз фикере. Ярату яшәтә! Ярату яшәртә

Хатын-кыз колагы белән ярата, диләр. Без – хатын-кызларга матур сүзләр, комплиментлар ишетү мөһим. Үзеңнең кадерле һәм сөекле булуыңны тоеп яшәү лазем!.. 

Бер танышым сөйли. “Туганымның ире “яратам” дип гел кабатлап тора. 20 елдан артык бергә яшәп, миңа иремнең “яратам” дип әйткәне юк. “Әйтмәсен, – ди туганым. – Гел кабатлый торгач “яратам”ын ишетми башлыйсың аның”. Шулай сөйләшеп торабыз, борылсам – ирем арттан килеп кочаклаган. Шаккаттым. “Яратам” дип әйтүе инде бу аның”. 
Сүзгә икенче танышым кушыла. Безнеке: “Яратам” дип тә әйткәнең юк бит!” дигәч, “Эхе”, ди. “Яратам” диюе шушы! “Телең белән әйт” дигәч, телен күрсәтә”. Шаяру катыш сөйләшүебез бу. Эштән, дөнья мәшәкатьләреннән берничә минутка аерылып, көлешеп алу, башны ял иттерү. 
Татар халкы элек-электән шулай тыйнак инде ул. Хисләрне белдерергә оялабыз. Хәләл җефетемә “кадерлем” дигән идем: “нормально итеп сөйләш минем белән, төчеләнмә!” – ди. Хәләлем корырак шул, хисләрен белдерергә яратмый. Адым саен “матурым” дип сөйләшүләрен дә кабул итә алмый. Үзем дә шундыйрак фикердә. Хисләрне эш-гамәлләрең, сөйгән ярыңа мөнәсәбәтең – игътибарың, кайгыртуың аша җиткерү мөһим. Һаман саен “матурым”, “яратам” дип кабатлый торгач сүзнең кадере бетә, тәэсир көче кими кебек. Кайберәүләрдән ул, хактан да, төчеләнү кебек ишетелә. Ярый ла тормышын “матурым” дип башлаучылар гомер буена бер-берсенә матур мөнәсәбәттә яшәсәләр!.. Аелышулар да күп шул. Шагыйрь әйткәндәй, гаилә корабы көнкүрешкә бәрелеп җимерелә. Тормыш гел бертөрле генә бармый, юктан да сүзгә килгән чаклар да була. Бу очракта, телеңне тешләп, дәшми калуың, барысын ташлап чыгып китәсе килгәндә дә сабыр итә белүең кирәк. Берничә минуттан (ярый, сәгатьтән!) барысы да үз урынына кайта, мәсьәлә хәл ителә. 
...Хәләлемнең кызып китә торган гадәте бар. Тузына да тынычлана тагын үзе. Ул кызганда ничек кенә авыр булса да дәшмим, түзәм. Кайчак үпкәләп тә йөри. Шушы гадәте җанга тия! Үпкәләгәч, аңлашыла инде, сөйләшми. Бу гадәтенең кайчак минем файдага эшләвен аңламый әле ул. Сөйләшмәгәч, сусаганда чәйне дә, миңа әйтми, үзе ясап эчә, носкиларын да үзе алып кия. (Башка вакытта иртә “носки бир әле”дән башлана.) Ә мин, мыек астыннан гына елмаеп, үз эшем белән шөгыльләнәм. Яши-яши җайлашасың, диюем. Беренче карашка яман тоелган гадәтләрдән файда алырга өйрәнәсең. 
Яратуга килгәндә, еллар үткән саен ул үзгә төс ала, йөз-мең кабат сыналып, ныгый, көчәя бара. Ярату кайтаваз кебек, һәрвакыт ярату булып кайта. Үзен яратуларын белеп, тоеп яшәгән хатын-кыз да, гадәттә, матур була. 
Нәзифә Шәкүрова.

Фото - Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: