Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз фикере. Рухи азык җыю урыны

Соңгы араларда “Балалар китап укымыйлар, китапханәгә йөрмиләр” дип зарланабыз. Бу дөрес түгел. Укыйлар, әмма башкача. Китапханә – ул балаларның уку, класс шау-шуыннан ял итү урыны.

Классташлары, дуслары белән аралашу мөмкинлеге тудыручы ял почмагы. Биредә тәнәфес вакытында журналлар караштырырга, кызыклы материаллар укырга, яңадан кереп алыр өчен китаплар карап куярга була. Бер башлангыч класс укучысы миңа “Без класста күп, ә китапханәдә һәркем үзе генә” дигән иде. Бу сүзләрнең мәгънәсен соңрак төшендем. Чыннан да, бирегә бер рәткә тезеп алып килмиләр, һәр теләгән кеше аерым йөри. Китапны да үзең сайлыйсың, зурлар кебек формулярга да үзең кул куясың, синең монда килгәнеңә китапханәче дә шат. Гомумән, ул – рухи азык җыеп, аң-белем туплый торган урын. 
Минемчә, балаларны кызыксындыру укытучылардан һәм әти-әниләрдән дә тора. Аларны кече яшьтән үк китап уку серләренә өйрәтсәк – киләчәк буын укымышлы, мәгълүматлы, зыялы булып үсәр. 
Елизавета Митюшкина. 
Яңа Усы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев