Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз фикере. Рәхмәт әйтәсе урында

Фәридә Гайнетдинованың “Авыл утлары” газетасында дөнья күргән “Тирә-юньне кем чүпли?” дигән язмасын укыганнан соң кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым .

Мин үзем “Кем чүпли?” дигән сорауга “Үзебез” дип җавап бирер идем. Мөслимебезнең төзеклегенә, чисталыгына сокланабыз. Ә кайбер сансызлар чүпләрен катлы йортлар ихатасына ташлап китә. Безнең йорт янәшәсендә машиналар кую өчен парковка ясалган. Шоферлар, бу уңайлык өчен рәхмәт әйтәсе урында, кешеләрен көткәндә көнбагыш чиртеп утыралар, чүпләрен парковкага чәчеп китәләр. Анда ниләр генә ташлап калдырмыйлар?! Су, аракы шешәләре дисеңме, хәтта кайберләре машиналарын сөртеп, чистартып, чүпрәген газонга ташлап китәләр. Җәмәгать, чүпләмик тирә-юнебезне, чисталыкны саклыйк! Без генә түгел, килгән кунаклар да матурлыкка сокланырлык булсын. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында да кичләрен яшьләр аракы, сыра эчеп утыралар, мәрхүм райондашларыбыз рухын рәнҗетәләр. Көндез балалар – дүрт малай һәм бер кыз – һәр көн шунда уйныйлар. Тактаны баскыч итеп, шуннан стелалар өстенә кадәр менәләр. Егылып төшүдән дә курыкмыйлар. Бу балалар 4-5 класста укыйдыр. Барып кугач – төшәләр, кисәтү ясагач – йөгерәләр, качалар. Балаларның әти-әниләре ни карый? Каникул вакытында балаларыгызның кайда, кем белән уйнавын игътибарга алсагыз иде. Бәхетсезлек аяк астында бит.

Флүрә ДӘҮЛӘТШИНА.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X