Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз фикере. Этләрегезгә хуҗа булыгыз!

Кибеттән кайтып киләм. Кара төстәге бер эт үтеп баручы ханымга ташланды. Ярый Г. Тукай исемендәге мәктәп дворнигы, көрәге белән куркытып, куып җибәрде. Ул ярдәмгә килмәсә, тешли иде, валлаһи. Рәхмәт инде аңа, әлеге ханымны фатирына кадәр озатып та куйды. Бар икән мәрхәмәтле кешеләр! 

Райондашлар, этләрегезне урамга чыгармагыз! Укучыларны да, балаларны да тешләүләре бар бит. Хат ташучылар да зарлана урамдагы хуҗасыз этләрдән. Урамда алар өчен бернинди ризык та юк бүген. Ни дип чыгарып җибәрәсез этләрегезне? Үзегезгә кирәк түгел икән, алардан котылу чарасын да үзегез күрегез. Кадерле икән, дүрт аяклы дусларыгыздан колак кагасыгыз килмәсә, аларны бәйдә тотыгыз. Минем сүзләремә тиешле органнар игътибар итми калмас, дип уйлыйм. 

Флүрә Дәүләтшина, 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X