Мөслим-информ

Укучыларыбыз фикере. Чыгарылыш – акча чыгарыш!

Күптән түгел 11 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәләре узды. Әти-әниләрнең, бигрәк тә укучыларның күңелләрендә ул көннең күңелле мизгелләре әле озак сакланыр. Елдан-ел бу кичәләр яңа төсмерләргә байый, үзгәрешләр, яңалыклар алып килә.

Узган ел да, быел да чыгарылыш кичәсенә махсус – карарга бардым. Сүз дә юк, бәйрәм матур. Әти-әниләр дә, балалар да чыгарылыш кичәсенә дип, матур күлмәкләр, костюм-чалбарлар алалар. Максатым киемгә бәйләнү яки кешенең киенүеннән гаеп эзләү түгел. Сүзем зур чыгымнар чыгарып кичәләр үткәрү хакында.Чыгарылыш кичәләре хәзер балалар бакчасыннан ук башлана. Бәйрәм балалар бакчасыннан мәктәпкә киткәндә, башлангыч сыйныфлардан урта сыйныфларга күчкәндә, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач һәм унберенче сыйныфтан соң үткәрелә. Һәр чыгарылыш саен балаларыбызга матур күлмәкләр, костюм-чалбарлар алабыз, кичәнең тантаналы өлешеннән соң кафега бару, алып баручы һәм җырчылар чакыру, тәрбиячеләр һәм укытучыларга букетлар, бүләкләр алу һәм башкалар. Әле кафедан соң табигатькә чыгу, шашлык дигән өлешләре дә бар. Хак булса, узган ел чыгарылыш укучыларының һәрберсеннән 10000 сум акча җыйганнар, быел әлеге сумма тагын да арткан, дип ишеттем. Минем бер айлык хезмәт хакым бу, җәмәгать! Дүрт-биш мең сум алып эшләгән ата-ана нишләргә тиеш?! Әле бит моннан тыш кызларга чәч, макияж һәм тырнак ясатырга, өр-яңа күлмәк-түфли дә алырга кирәк. Болары өчен генә дә кимендә 10000 сум кирәк түгелме?! “Заманасы шундый” – дияр кайберәүләр. Нигә заманага сылтыйбыз соң, шоуны үзебез ясыйбыз бит! Сүз дә юк, чыгарылыш кичәсен матур, истә калырлык итеп үткәрәсе килә. Тик бу кадәр чыгым чыгармыйча да үткәрергә була, ләбаса. Мәктәпне тәмамлавыбызга быел 30 ел була. Безнең чорда да, балаларыбыз мәктәпне тәмамлаганда да мондый тамашалар юк иде. Ун ел дәвамында укыган мәктәбебездә өйдә әзерләп килгән ризык белән укытучыларыбыз һәм әти-әниләребез белән бергәләп чәй эчтек. Укытучыларыбызга да кыйммәтле алтыннар, электр җиһазлары алып бирмәдек. Истәлеккә кечкенә бер картина, сәгать яисә сувенир һәм кыр чәчкәләре бүләк иткән идек. Ун ел дәвамында белем биргән укытучыларыбызга атап шигырьләр укыганда, әти-әниләребезгә рәхмәт сүзләребезне әйткәндә кем генә еламый калгандыр!..Ә бүгенге чыгарылыш кичәләре туйны хәтерләтә. Бер танышым сөйли:– Кызым быел дүртенче сыйныфны тәмамлады. Чыгарылыш кичәсе өчен бишәр мең сум акча җыярга сөйләшкәннәр. Акча кафега бару, укытучыга бүләк һәм букет алу өчен тотылачак, диделәр. Шушы биш мең өчен миңа ярты ай эшләргә кирәк. Мин ул акчаны каян табыйм?! Түләүләрне башкарганнан соң калган акчага көндәлек кирәк-ярак һәм азык-төлек алырга, өч баланы укытырга, ихатаны карап тотарга кирәк. Кызым белән икәү еладык, ахырда кызым кафега бармады, – ди. Тагын бер мисал. Кайсыдыр чыгарылыш укучылары укытучыларына алтын чылбыр бүләк иткәннәр. “Бүләккә ни бирделәр соң?” – дип сорагач, укытучы: “Әй, чылбыр инде шунда”, – дип җавап биргән. Без анекдотлар каян туа, дибез. Әлеге вакыйга – шул анекдотларның берсе инде. Ярый, бүләк биргәннәр икән, аны бит әле матур итеп кабул итә белергә дә кирәк. “Инә дә – бүләк, дөя дә – бүләк”, – ди халкыбыз. Укытучыларны рәнҗетәсем килми. Әлбәттә, балаларны укырга, язарга өйрәтү җиңел түгел. Бигрәк тә бүгенге яңарыш, яңадан-яңа технологияләр чорында. Мин гомерем буе укытучыларга зур хөрмәт белән карадым һәм бүген дә аларга ихтирамым зур. Хезмәтеңә иң зур бәя ата-аналарның һәм укучыларыңның хөрмәте һәм рәхмәте түгелме?! Чыгарылыш кичәсе үтте дә бетте түгел, баланы укырга кертү өчен күпме йөрергә кирәк бит әле! Укырга керткәннән соң торырга фатир табасы, кайсыберсенең укуы өчен дә түлисе бит. Әлбәттә, бөтен бала да бер төсле түгел. Укыганда эш табып, үз чыгымнары өчен үзләре түләп баручылары да бар. Бер танышымның кызы, яшьтәшләренә реферат, “курсовой”лар язып, байтак акча эшләде, әти-әнисенә дә акча белән ярдәм итә иде. Күрше егетебез, ял көннәрендә вак-төяк ремонт эшләре башкарып, үзенә җитәрлек акча эшли. Каникул чорында урып-җыю кампаниясендә катнаша күршем. Бу балаларга “булдырасыз” дими, ни дисең?! Әмма, ни кызганыч, күп балалар бүген дә әти-әни, әби-бабай җилкәсендә утыра. Язмам төрле фикерләр уятыр, кемнәрдер фикерләрем белән килешмәс, кемнәрдер мине “эт” итеп сүгәр. Төрле кешенең фикере төрле булган кебек, мөмкинлекләре дә төрле шул. Халкыбыз: “Юрганыңа карап аягыңны суз”, – дип юкка әйтмәгән. Ә без юрган ябынсак – я аяк чыга, я җилкәләр ачык кала.

Фәния САБИРОВА.

Мөслим.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: