Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларның тамагы тук

Быелгы уку елыннан башлангыч сыйныфлар бер тапкыр бушлай ашатыла.

Яңа уку елы башлануын балалар гына түгел, әти-әниләр дә дулкынланып көтә. Балам ничек укыр? Яңа фәннәрне үзләштерә алырмы? Әлеге сораулар белән бергә әти-әниләрне баланың ничек туклануы да борчый. Әти-әнисе көн дәвамында эштә булган баланы кайнар ризык әзерләп көтеп торучы юк. Ярый ла, бала алдан әзерләнгән ризыкны җылытып ашаса.

Район мәктәпләрендә балаларны тукландыру мәсьәләсе хәл ителгән. База мәктәпләрендә укучылар дүртенче ел инде ике тапкыр ашатыла. Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә быелгы уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары бер тапкыр бушлай ашатыла башлады. Мөслим мәктәпләрендә төшке аш бушка бирелә. Башлангыч сыйныфларда төшке аш бер көнгә 51 сум 85 тиенгә төшә. Әлеге сумма әти-әниләрдән алынмый, аны хөкүмәт түли. Әти-әниләрнең теләген исәпкә алып, база мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучыларын да ике тапкыр ашату оештырылган. Ашханәгә балалар махсус график нигезендә беренче дәрестән соң керә башлый. Иртәнге ашка укучыларга ботка бирелә. Төшке аш вакытында балалар итле кайнар ризык белән туклана.

– Пешекчеләргә авыр булмасын дип, урта һәм өлкән сыйныфларга да менюны бертөрле итәргә тыршабыз, – ди район мәгариф идарәсенең баш белгече Лилия Биккинина. – Аерма шунда: башлангыч сыйныфларга җиләк-җимеш бирелә һәм нәниләр менюсында какао, ряженка кебек эчемлекләр бар.

Туклану республика буенча бердәм меню нигезендә алып барыла. Меню һәр мәктәпнең сайтында урнаштырылган. Балаларның бүген яки атна дәвамында ничек туклануын һәркем кереп карый ала.

Кичә башлангыч сыйныф укучылары иртәнге аш вакытында манный боткасы белән тукланды. Ботка янына ипи белән сыр һәм сөтле чәй бирделәр. Балалар ботканы санаулы минутлар эчендә юк итте.

– Бала өйдә иртәнге ашны ашамаска мөмкин. 1-2 дәрестән соң мәктәп ашханәсендә ботка ашаячагын белеп торгач, күңел тыныч, – ди улы Мөслим лицеенда белем алучы Оксана Исламова. – Мәктәптән кайткач, әзер ризыкны җылытып ашыймы әле ул, коры-сары белән генә тукланамы – әти-әни аны күрми. Ә болай без аның мәктәптә иртәнге ашны да, төшке аш ашавын да белеп торабыз. Улыбыз, гадәттә, укудан кайта да түгәрәккә китә.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә төшке аш вакытында кердек. Биредә тавык кәтлите белән дөге боткасы әзерләнгән иде. Кайнар ризык янына кәбестә салаты, ипи, лимонлы чәй һәм груша да бирделәр.

– Безне бик тәмле ашаталар! Ашханәдә бер-беребезнең ашап бетергәнен көтеп торабыз да, пешекче апаларга рәхмәт әйтеп, дәрескә китәбез, – ди Мөслим урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары.

Мөслим урта мәктәбе ашханәсенең быелгы уку елын яңартылган, ремонтланган хәлдә каршы алуын да әйтергә кирәк. Мәктәптә уку гендерлы формада оештырылу сәбәпле, ашханә дә ике өлешкә бүленгән: егеләр һәм кызлар аерым бүлмәләрдә туклана. 

Римма Афзалова.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев