Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларга эшләргә мөмкин

Студентларның күбесе уку белән эшне бергә алып бара. Хәзер мәктәп укучыларына да мондый мөмкинлек бирелә. 14-18 яшьлек яшүсмерләрне җәйге каникуллар чорында гына түгел, мәктәптә укулар башлангач та эшкә урнаштырырга мөмкин.

– Балалар бер айга эшкә урнашалар. Алга таба эшләргә теләкләре булса, эш бирүче белән янәдән бер айга килешү төзелә. Регламент нигезендә 14-16 яшьлек балалар көнгә – 4 сәгать, 16-18 яшьлекләр 6 сәгать эшли ала, – ди районның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов.

Балалар хезмәтенә түләү ике өлештән тора. Беренче өлешне эш бирүче оешма түли. Балаларның хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан ким булырга тиеш түгел. Бүгенге көндә бу сумма бюджет оешмалары өчен – 12792 сумны, шәхси эшмәкәр һәм акционерлык җәмгыятьләренә 15400 сумны тәшкил итә. Бу сумма көненә 8 сәгать эшләгәндә генә түләнә. Хезмәт хакының икенче өлешен мәшгульлек үзәге түли. Бу өлеш “матди ярдәм” дип атала һәм бүгеге көндә 2250 сум тәшкил итә.

– 2021 елда “14-18 яшькә кадәр балигъ булмаган балаларны материаль ярдәм күрсәтеп вакытлыча эшкә урнаштыру”  дәүләт программасы нигезендә 152 баланы эшкә урнаштыра алдык. Бу җирлегебездәге 14-18 яшьлек балаларның 20,1 процентын тәшкил итә. 152 баланың өчесе социаль яктан куркыныч дип исәпләнгән гаиләләрдән иде. Алар районның төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесендә, кайбер авыл җирлекләрендә хезмәт куйды, – ди Дамир Мөхәмәтдинов.

Дамир Мөхәмәтдинов укучыларның, җәйге каникуллар чорында гына түгел, ә дәрестән соң буш вакытларында да эшкә урнаша алуларын билгеләп үтте.

Эшкә алганда социаль яклауга мохтаҗ яшүсмерләргә өстенлек бирелә. Күпбалалы, социаль яктан имин булмаган, әтисе яки әнисе ялгызы тәрбияләгән, яисә әти-әнисе эшләмәгән, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче ятим балалар эш белән беренче чиратта тәэмин ителә.

Эш белән тәэмин ителгән укучыларның әти-әниләре хәбәр итүенчә, хезмәт хакы алганда тоткарлыклар юк. Акча вакытында күчә.

– Балаларга авыр эш башкарырга ярамый. Укучылар оешма территориясен, спорт мәйданчыкларын төзекләндерүдә, яшелләндерүдә катнаша, чәчәк утырта, чүп утый ала, – ди Дамир Мөхәмәтдинов.

Балаларның акча эшлисе килә. Ә өлкәннәрнең кайберләре эш таба алмый яки җиңел кәсеп эзли. Районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә бүген  52  кеше исәптә тора. Аларның  21е – югары белемле. Вакансияләр ярминкәсендә күп төрле эш тәкъдим ителүгә карамастан, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр саны кимеми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X