Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылар төз ата. Фоторепортаж

Егетләр генә түгел, кызлар да пневматик мылтыктан атарга бик оста икән. Моны без Рус Шуган мәктәбе базасында узган бәйгедә күреп кайттык. Советлар Союзы Герое Петр Днепров истәлегенә традицион ату ярышлары быел сигезенче мәртәбә үткәрелде.

Бәйгене Рус Шуган мәктәбе базасында үткәрү матур традициягә әйләнде. Бу аңлашыла да. Шушы мәктәптә белем алган Советлар Союзы Герое Петр Днепровның батырлык рухы мәктәп диварларында әле дә яши кебек. Ярышта катнашучылар авыл һәм мәктәп музеенда булдылар. Мәктәпнең 9 класс укучысы Надежда Кривошеева Петр Днепровның биографиясе һәм сугышчан юлы белән таныштырды. Герой тормышыннан кызыклы фактларны да спортчылар кызыксынып тыңлады. 
– Укучылар елдан-ел спортка ныграк тартыла. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен район үзәгендә дә, җирлекләрдә дә зур мөмкинлекләр бар. Бүгенге ярышлар армия сафларында хезмәт итәчәк егетләребез өчен чирканчык алу булып тора, – диде Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов. 
– Ярышларны укучылар гына түгел, оештыручылар да көтеп ала. Мишеньгә төгәл тидерү өчен яхшы күз күреме дә, төгәллек тә, игътибарлы булу да бик кирәк. Бәйгегә алдан ук ныклап әзерләнүчеләр, гадәттә, беренче атуда ук мишеньнең “алма”сына тидерә, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов. 
Ярышларда кызлар да осталыгын күрсәтте. Егетләрдән бер дә калышмыйлар. 
– Кулга мылтыкны шушындый спорт бәйгеләрендә генә алырга язсын! Илләребез тыныч булсын! – диде районның ДОСААФ җитәкчесе Ирек Заһидуллин. 
Бәйгедә ун команда составында 34 спортчы катнашты. Беренче урынга Рус Шуган мәктәбе командасы чыкты. Икенче урында – Тат. Шуран мәктәбе, өченчедә – Мөслим техникумы командасы. 
Шәхси зачетта кызлар арасында Рус Шуган мәктәбеннән Надежда Кривошеева – беренче, Арина Басорина – икенче, техникумнан Альбина Хисамиева өченче урынны яулады. Егетләр арасында Рус Шуган мәктәбеннән Руслан Петров иң төз атучы булып танылды. Михайловкадан Ильвир Ихсанов һәм Мөслим гимназиясеннән Ринат Мингәрәев икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Командаларга грамоталар һәм кубок тапшырылды. Призерларга ДОСААФ әзерләгән истәлекле бүләкләр бирелде. 
Рус Шуган авыл җирлеге һәрвакыт кунакчыл булуы белән аерылып тора. Спортчылар ярышлардан соң мул табын артында сыйланды. 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев