Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылар һәм укытучылар хөрмәтләнде

Хезмәтенә иҗади якын килүчеләрне ачыклау, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен үстерү максатында бик күп бәйгеләр оештырыла. Аларда катнашучылар елдан-ел арта бара. 2019-2020 уку елында бәйгеләрнең мәктәп этабында – 100дән артык, район турында 50ләп педагог катнашты. 

Мәгариф ветераннары Алсу Вәлишина һәм Сәмига Мөхәмәтҗанова ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләнде.
Россиякүләм фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары:
биологиядән – Диләрә Зыязова (гимназия, 10 класс); 
физик тәрбия фәненнән – Лилия Якупова (лицей, 9 класс).
Республикакүләм фән олимпиадалары призерлары:
химиядән – Алинә Фәтхетдинова (лицей, 11 класс); 
математикадан – Шамил Баянов (гимназия, 10 класс);
татар теленнән – Светлана Мкртчян, Зилә Әгълиева, Фатыйма Низамова, Резеда Миннебаева, Эдита Барсегян, Камилә Хантимерова, (лицейның 5-10 класс укучылары), Кирилл Шамукаев (Мари Бүләр, 7 класс);
татар теленнән һәм геологиядән – Рушана Әхмәдова (Сал. Мухан мәктәбе, 9 класс); 
татар әдәбиятыннан – Айсылу Хисамиева (Мөслим урта мәктәбе, 7 класс), Ләйсән Хәмәтшина (Күбәк, 8 класс), татар әдәбиятыннан олимпиада һәм Идел буе экологик конференция призеры Диана Шиһапова (Мөслим урта мәктәбе, 10 класс), Идел буе экологик конференция призеры Айзирәк Вагыйзова (Мөслим урта мәктәбе, 10 класс);
рус теленнән – Камилә Габдрахманова (лицей, 11 класс); 
тормыш иминлеге нигезләре фәненнән – Алинә Латыйпова (гимназия, 5 класс);
физик тәрбия фәненнән – Айсылу Гарифуллина (лицей, 9 класс).
Фән бәйгеләре призерлары һәм аларны әзерләгән укытучылар район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев