Мөслим-информ

Укучылар белән очрашулар дәвам итә

Акциядән кергән акчаны мәктәп коллективы инвалид балаларга тапшырачак.

“Тормыш дәресләре” кысаларында район җитәкчелегенең укучылар белән очрашулары дәвам итә. Бүген Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә район башлыгы Рамил Муллин килде. Ул Инвалидлар көненә багышланган тәрбия сәгатендә катнашты һәм укучыларга игелеклелек һәм кешелеклелек турында сөйләде. Мәктәптә шулай ук хәйрия акциясе дә үткәрелде. Укучылар үзләре пешереп алып килгән тәм-томнар, төрле сөт ризыклары, кайнатмалар, компотлар белән сату итте. Акциядән кергән акчаны мәктәп коллективы инвалид балаларга тапшырачак.

Фото https://www.instagram.com/muslumovo_vospitanie/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: