Мөслим-информ

Укучыларның өченче республика спартакиадасында мөслимлеләр дә катнаша

Бүген - 30 октябрьдән Укучыларның өченче республика спартакиадасы старт алды. Спартакиаданың беренче уены Лениногорск шәһәрендә шахмат ярышы белән башланып китте.

Анда Расыйл Фәттахов белән Мөнир Нәбиуллин җитәкчелегендә Мөслим районы командасы - гимназия, Баек, Тат. Бүләр мәктәбе укучылары да катнаша. Спартакиаданың чираттагы уеннары 2,3 ноябрь көннәрендә Мамадышта узачак. Бу көнне командалар шашка уенында осталыкларын сынаячак. Декабрь аенда спартакиаданың "Күңелле стартлар" бәйгесе, йөзү буенча ярышлар көтелә. 2018 елда спартакиаданы чаңгы ярышы, җиңел атлетика һәм башка уеннар дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: