Мөслим-информ

Укучы иҗаты. Табын курке

Ипи, икмәк, ипекәй.... Бу сүзләр әни кебек кадерле һәм якын. Чөнки әнисез яшәп булмаган кебек, иписез дә яшәп булмый. 

Миңа әбием: “Ипинең валчыгы да бездән зур, коеп ашама, кызым,” – дип, гел кабатлап тора. Ипи – безнең төп ризыгыбыз. Табынга да иң беренче булып ипи куела. Икмәкне рәнҗетү – зур гөнаһ. Бүгенге көндә без муллыкта яшибез. Кибетләрдә дә нинди генә тәм-том, нинди генә төр ипекәй юк? Без әле сайланган булабыз, икмәкнең төрлесен тотып карыйбыз. Ә алай итәргә ярамый. Әбием: “Элек, балам, кеше бер кисәк ипигә тилмереп яшәгән, алдыңа килгәнне, зарланмыйча гына, аша,” – ди. 
Ипекәй безнең табыннарыбызга килгәнче күпме юллар уза бит. Шуңа күрә без аны үстерүче игенчене дә, икмәкне дә, аны пешерүчеләрне дә хөрмәт итәргә тиеш. 
Гөлинә Мөэминова, 
Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укучысы.

Фото- Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: