Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уку йортларында бюджет урыннары калырмы?

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенә караганда, 2016 елда югары уку йортларындагы бюджет урыннары 2015 ел дәрәҗәсендә калачак. Ләкин булачак студентлар киресенчә булыр, дип курка. - Без бюджет университетлары челтәрен дә, университетлардагы бюджет урыннарны да саклап калабыз. Бюджет урыннары сакланып калса да, алар башкача бүленәчәк. Мин моның турында берничә тапкыр...

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенә караганда, 2016 елда югары уку йортларындагы бюджет урыннары 2015 ел дәрәҗәсендә калачак. Ләкин булачак студентлар киресенчә булыр, дип курка.


- Без бюджет университетлары челтәрен дә, университетлардагы бюджет урыннарны да саклап калабыз. Бюджет урыннары сакланып калса да, алар башкача бүленәчәк. Мин моның турында берничә тапкыр әйткән идем. Безгә бит икътисадчылар, юристлар гына түгел, ә инженерлар, төгәл фәннәр белгечләре дә кирәк. Нәкъ менә бу юнәлештә үзгәрешләр булырга тиеш, - дип белдерде Дмитрий Медведев.

Ләкин шул ук вакытта "Московский комсомолец" хәбәр итүенчә, Россиянең финанслар министры вузлардагы бюджет урыннарының 100 меңгә якынын кыскартырга тәкъдим итә. Әгәр бу тәкъдимне хупласалар, кыскартулар 2017-2018 уку елында башланырга мөмкин.

"Белем бирү турындагы" федераль закон буенча хәзерге вакытта 17-30 яшьлек кешеләрнең һәр 10 меңенә 800 бюджет урыны туры килә. Финанс министрлыгы бу санны 750гә калдырырга тәкъдим итә.

Статистика буенча 2020 елда безне демографик упкын көтә. Әгәр бюджет урыннарын кыскартмасалар, вузларга "икеле", "өчле" капчыкларын да алырга туры киләчәк. "Мондый белгечләр кемгә кирәк?", - дип борчыла хакимият вәкилләре.

- Хәзерге вакытта Россия гражданнарын бюджет урыннары белән тәэмин итү дәүләт гарантиясе үзгәрешләрсез кала, - дип белдерә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре. - Вузларга кабул итүнең контроль саннары 2016-2017 уку елына да кабул ителгән. Министрлык әлегә бу норманы үзгәртергә планлаштырмый.

Ләкин шунысын да әйтергә кирәк: беренче курс укучылары өчен бюджет урыннарын ел саен аз-азлап киметәләр. Чөнки аларда хәзер бакалаврлар да, магистрлар да укый. Шуңа күрә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен берничә мең бюджет урынын кисеп, магистрларга бирә. Шулай булса да, бюджет урыннарының гомуми күләме кимеми. Ләкин мондый вәзгыять вузларга бик түбән баллы абитуриентларны кабул итү мөмкинлеген бирми.

Күп вузларның ректорлары бу яңалыкның студентларны әзерләү сыйфаты түбән булган, студентлары эшкә урнаша алмаган вузларга гына кагылыр, дип уйлый. Алар әйдәп баручы югары уку йортларына кыскартулар кагылмаячагына ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев