Уку алдынгылары хөрмәтләнде
Уку алдынгыларын, төрле өлкәдә уңышка ирешкән укучыларны хөрмәтләү тантанасы матур традициягә әйләнде.
Бәйрәм быел да “Кояшлы Ык” ял зонасында узды. Тантанада уку алдынгылары, төрле фән бәйгеләре җиңүчеләре, мәдәният, спорт өлкәсендә уңышка ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучылар хөрмәтләнде.
Бәйрәмдә Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән – 38, гимназиядән – 30, лицейдан – 28, Күбәк урта мәктәбеннән – биш, Тойгелдедән – дүрт, Михайловка белән Олы Чакмак мәктәпләреннән – өчәр, Тат. Бүләр, Мари Бүләр һәм Тат. Шуран мәктәпләреннән – икешәр, Әмәкәйдән бер уку алдынгысы катнашты.
– Укучылар – Мөслимебезнең киләчәге. Балаларның фән олимпиадаларында яулаган биеклекләре Мөслим данын еракларга тарата. Укучылар спортта да сынатмыйлар, җәмәгать эшләрендә дә актив, – дип, егет-кызларны тәбрик итте район башлыгы Альберт Хуҗин.
“Мөслим йолдызы-2022” титулы биш укучыга һәм ике укытучыга бирелде. Әлеге мәртәбәле исемгә укудагы уңышлары өчен – Мөслим лицееннан Камилә Хантимерова, гимназиядән Шамил Баянов, Мөслим урта мәктәбеннән Азалия Хафизова, спортта ирешкән уңышлары өчен – Тат. Бүләр мәктәбеннән Салават Салихов, иҗаттагы уңышлары өчен Түбән Табын интернат-мәктәбеннән Адель Мөбәрәков лаек булды. “Тукай бизәкләре” бию төркеме коллективы (җитәкчесе – Ольга Нуруллина) һәм лицейның быелгы уку елында “Иң тату сыйныф” исемен алган 5А сыйныфы укучылары һәм әти-әниләре (сыйныф җитәкчесе – Ләйсән Сафина) дә “Мөслим йолдызы” титулын алды.
“Ел укучысы” исеме Мөслим гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Илина Бариевага бирелде. Гимназиянең 9 сыйныф укучысы Камилә Минһаҗева – “Мөслим кызы”, Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илназ Морзаханов “Мөслим егете” дип игълан ителде. Алар шушы исемдәге проектның символлары – калфак һәм кәләпүш белән бүләкләнде.
Район мәгариф идәрәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина егет-кызларга изге теләкләрен җиткерде. Төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән 78 балага, “Тукай бизәкләре” бию төркеменә һәм спорт мәктәбенең хоккей, баскетбол, волейбол командаларына район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
– Улым Илнур Мөслим лицееның 4 сыйныфында укый. Ул мондый тантанада икенче мәртәбә катнаша. Әти- әни өчен баласының яхшы билгеләргә укуы – зур сөенеч. Уку алдынгысы булу җиңел түгел, зур тырышлык һәм хезмәт таләп итә. Улыбызның уңышларында укытучыларның да лаеклы өлеше бар. Мәктәптә алган белемнең бөртеген дә исраф итмичә, тормышта куллана белсәләр, балаларыбыз беркайда да югалып калмас, – ди бәйрәмне тамаша кылырга килгән Мария Латыйпова.
– Бүләкләнүчеләр арасында минем оныгым да бар! Мөслимлеләрнең киләчәге өметле. Һәр бала нинди дә булса өлкәдә – лидерлар рәтендә. Шаккатмалы, бүләкләнүчеләр саны ел саен арта бара. Балалар дәртләнеп укый, алларына максат куеп, алга омтыла. Имтиханнарын да уңышлы тапшырырга насыйп булсын, тел ачкычлары бирсен! – ди Халидә Морзаханова.
Районыбызның мәктәп директорлары үзенчәлекле бүләк әзерләгән иде. Берничә дистә ел элек мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар, яшьлек елларындагы мәктәп формаларын киеп, “Мәктәп бакчасының шомыртлары” җырын башкарды.
Быелгы бәйрәм сюрпризларга бай булды. “Дакар-2022” ралли-марафонында катнашкан “КАМАЗ-мастер” экипажы чарага кунак итеп чакырылган иде. Алар спортта уңышка ирешкән егет-кызларны котлады. Мәйданга чыккан спортчылар бик күп иде. Спортка тартылучы, сәламәт яшәү рәвешен сайлаган яшьләрнең күп булуына тагын бер мәртәбә инандык. Бәйрәм барышында легендар “КамАЗ” белән фотога төшүчеләрнең, штурман белән аралашучыларның исәбе юк иде. Бу көнне интернет челтәрләрендә әлеге “КамАЗ” төп геройга әйләнде кебек.
Бәйрәмгә махсус кунаклар да чакырылган иде. “Мирас” инструменталь ансамбле, “ВИА-ХИТ” музыкаль төркеме чыгышын райондашларыбыз яратып карады. Музыкантлар Татар, рус, инглиз һәм башка телләрдә танылган хитлар башкарды.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев