Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Угрылар зиратка да кул суза

Җиңел акча артыннан куучылар нинди генә юлларга басмый бүген? Артык көчәнмичә, тир түкмичә генә күпләп акча кертергә теләүчеләр арасында угрылар аерым урын алып тора. Бигрәк тә металл караклары.

Аларның кермәгән, белмәгән тишеге юк. Кайдан нәрсә чәлдереп була – карап-тикшереп кенә йөриләр. Көндез күз төшкән табыш булырдай объектларга төннәрен һөҗүм башлана. Хәер, каракларга төн ли дә, көн ли. Мәкерле планнарын тормышка ашыру өчен берни белән дә исәпләшми алар. Моңа кадәр күбрәк авыл хуҗалыгы формированиеләренең машина-трактор паркларындагы, фермаларындагы металл конструкцияләрне урласалар, соңгы вакытта мәчетләр, мәңгелек йортыбыз булган зиратларга кадәр кул суза башладылар. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, апрель аенда гына да эчке эшләр бүлегенә бер-бер артлы шундый өч хәбәр кергән.

4 апрельдә эчке эшләр бүлегенә Октябрь авыл җирлеге башлыгыннан кергән гаризага күз салсаң, билгесез кешеләр Бәкәбез авылы зиратын әйләндереп алган коймадан металл просечкаларын урлаган. 13 апрель көнне бүлеккә Мәлләтамак авылындагы “Сөләйман” мәчете территориясенә бинаны әйләндереп алу өчен кайтарып куелган металл сетка юкка чыгу турында хәбәр керә. Яңа Усы авыл җирлегендәге зиратны да читләп үтми караклар. 24 апрель көнне район эчке эшләр бүлегенә авыл җирлеге башлыгыннан кергән гаризадан күренгәнчә, билгесез затлар Яңа Усы авылы зиратын әйләндереп алган койманың металл просечкаларын һәм тимер чыбыкларын урлап киткәннәр.

Әлеге фактлар буенча Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 158 нче маддәсе 1нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара. Әлеге фактлар буенча нинди дә булса мәгълүматка ия булган гражданнарның район эчке эшләр бүлегенә хәбәр бирүләре сорала, дип хәбәр итәләр хокук сакчылары.

Без капчыкта ятмый, диләр. Иртәме, соңмы караклар тотылыр һәм тиешле җәзасын да алыр. Ә менә мәчетләргә һәм һәр бәндәнең соңгы тукталышы булган зиратларга кул сузучылар Аллаһ каршында җавап тотачакларын да онытмасын иде! Тәмуг кисәве булудан куркыйк!

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират карак угры