Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңган, тырыш механизаторлар

Рифат Фазлыев (рәсемдә – сулдан беренче) “Авзалов” фермер хуҗалыгында 1999 елдан бирле эшли. Һөнәр училищесын тәмамлап, бер ел училищеның ярдәмче хуҗалыгында эшләп килә ул “Авзалов”ка.

 Күпмедер сынаганнан соң егеткә Т-150Г чылбырлы тракторын тапшыралар. Шул рәвешле тырмалау, туфрак эшкәртү, чәчү кебек кыр эшләрендә катнаша башлый ул. Берничә елдан әтисе Зәкәрия абыйны да үз янына эшкә чакыра Рифат. Механизатор булырга да әтисе этәргеч бирмәдеме икән?
Бүген инде Рифат – тәҗрибәле механизатор. “Buler” тракторы белән язгы-көзге чәчүдә, культивацияләүдә катнашса, урып-җыю чорында “Полесье” комбайнына утыра. “Кайсы рәхәтрәк?” – дим. “Урып-җыю инде, – ди Рифат. – Комбайнда сикертми бит. Аннан акчасы да күбрәк чыга”. Шаяртырга яратса да, аз сүзле Рифат. Күп сөйләшми, эш белән мәшгуль. Кул алмашы (“напарнигы”) Виталий Сиваков белән тырма ремонтлыйлар.
– Тырманы үзебез тагып йөрмибез, югыйсә. Егетләргә булышыйк, дибез инде, – диләр, көлешеп.
Рифат Фазлыев быел 670 гектарда көзге чәчү башкарган, 12 мең 252 центнер икмәк суктырган.  
Виталий Сиваков (рәсемдә – сулдан икенче)  “Авзалов” хуҗалыгында 2010 елдан бирле эшли. Язгы чәчү кампаниясендә Рифат белән бергә “Buler” тракторында чәчү, культивация эшләрендә катнаша, көзен КСУ-1 агрегаты белән игеннәрне теземнәргә сала Виталий. Быелгы уракта 1520 гектар мәйданда эш башкарган ул. Үзе әйткәндәй, гомерлек комбайнчы!
– Тәҗрибәле, ышанычлы егетләр, – ди алар турында җитәкчеләре. – Уңган, тырыш механизаторлар. Техниканы яхшы беләләр. Эштән курыкмыйлар.
“Авзалов” фермер хуҗалыгы берничә ел инде орлыкчылык белән шөгыльләнә. Быел “Россия Федерациясенең орлыкчылык хуҗалыгы” сертификатына ия булган. Хуҗалыкның ике ындыр табагында да чәчүлек орлык әзерләү бара. Орлыкны, ГОСТ таләпләренә җиткереп, 800 тонна сатарга планлаштыралар. Язгы бодайның элиталы “Тулайковская-108” һәм “Экада-109” сортларына, арпаның элиталы “Нур” сортына өстенлек биргәннәр. Киләсе елга күпьеллык үләнне дә орлык өчен үстерергә җыена хуҗалык. Рифат, Виталий кебек егетләр булганда, планнар тормышка ашмый калмас!

Римма Афзалова.
Вадим Миннебаев фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X