Мөслим-информ

Синең улларың, Мөслим! Уңган шофер Рөстәм Сафин

Рөстәм Сафинның руль артына утыруына 36 ел тулды.

Шушы вакыт эчендә машинаның да, юлларның да төрлесен күрде ул: ГАЗ-53, ЗиЛ, КамАЗ машиналарын иярләде. “Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчелеге тәҗрибәле шоферга күптән түгел генә өр-яңа машина ышанып тапшырды. Рөстәм язын-көзен ашлама, чәчүлек орлык һәм икмәк ташуда эшли. Терлек азыгы әзерләү кампаниясендә яшел масса ташу, ферма малларына катнаш азык кайтаруда хезмәт куя. 
Әлфинур Ногманова фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: