Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңган хуҗабикәләргә

Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана.

  • Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла.

  • Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.

  • Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр.

  • Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар.

  • Яңа бәрәңгене пычаксыз да әрчеп була. Юылган бәрәңгене пакетка салып, өстенә бер уч эре тоз сибегез. Пакетның авызын бәйләп берничә минут өстәлдә тәгәрәтегез.

  • Ашның өресен алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: өре кире өскә җыелыр.

  • Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.

  • Пилмән ябышмасын дисәң, шулпага чак кына үсемлек мае тамызырга була.

  • Шулпа тәмле булсын дисәң, итне салкын, ә ит сусыл булып пешсен өчен аны кайнап торган суга салырга кирәк.

  • Кузаклылар йомшаграк булып пешсен дисәң, аларны алдан суда тотарга мөмкин.

  • Бәрәңге боламыгына кайнар сөт кушыгыз, юкса ризыкның төсе ямьсезләнә.

  • Көчле утта йомырканың агы коры булып пешә. Сүлпән утта сарысы ката, агы йомшак кала.

  • Коймак камырына аз гына үсемлек мае кушсагыз, ул пешергәндә көймәс.

  • Арпа ярмасын майда кыздырып салсагыз, рассольник тәмлерәк булыр.

  • Керәнне төне буе салкын суга салып тотсагыз,угычтан яхшырак уылачак.

  • Яшь бәрәңгене яхшырак чистарсын өчен, 15-20 минут тозлы суда тоталар.

  • Ит шулпасына тозны пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шундук салалар

  • Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була.

  • Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар.

  • Катып киткән гәрчичне сөт яки сөт өсте белән сыекларга мөмкин.

  • Итне пешергәндә артык тозласагыз, кайнар килеш салкын каймакка салып торыгыз.

  • Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.

  • Сосиска суда түгел, ә парда пешергәндә яки кыздырып алганда тәмлерәк була

  • Кыздырганда ит табага ябышмасын өчен берничә кисәк кишер салыгыз.

  • Балыкның угычтан уылган сохари вагы яки он катнашмасында әвәләп кыздырсагыз, тәмлерәк булыр.

  • Кара карлыган компоты матуррак булсын өчен, катырак калынрак кабыклы җимеш алырга кирәк. Артык юка кабыклы карлыган кайнар суда шартлый һәм компотның төсе бозыла.

  • Ипи савытына бер кисәк алма куйсагыз ипи озаграк сакланыр.

  • Фрикаделька тәмлерәк булсын өчен, ит фаршына аз гына йомшак эремчек һәм 1-2 аш кашыгы вак итеп туралган яшел тәмләткечләр кушарга кирәк.

  • Салат хуш ислерәк булсын өчен, аңа лимон кабыгы салып торалар.

  • Керәннең әчесен киметү өчен әзерләр алдыннан кайнар су белән пешекләп алалар

  • Яшелчәләрне караңгыда сакларга кирәк. Яктыда алардагы каротин таркала башлый.

  • Кузгалак һәм кычытканны ашка азактан гына салырга кирәк. Кәстрүл капкачын япмыйча кайнатыгыз. Шул чакта алар матур яшел төсен саклап калыр.

  • Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен, миләшнең 1/5е кадәр алма яки 1кг җимешкә 2г исәбенннән лимон кислотасы кушалар. Иң элек миләшне кайнар суда 3-5 минут пешекләп алырга кирәк.

  • Камыр әйберсе пешергәндә, рецептта күрсәтелгән күләмдәге шикәрне бал белән алыштырырга мөмкин. Бал ачырак булганлыктан, аны шикәргә караганда 1/5 өлеш күбрәк алырга кирәк.

  • Сөтле ашта макарон начар пешә. Шуңа аны аерым савытта тозлы суда пешереп шулпага салу яхшырак.

  • петрушканы салкын суда түгел, ә җылымса суда юганда хуш ислерәк була.

  • Чөгендер пешкән су (тозлы булмаса) бүлмә гөлләре өчен бик яхшы ашлама.

  • Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен һәр 5-10 минут саен суына бер аш кашыгы салкын су өстәп торыгыз.

  • Кызыл чөгендерне тозлы суда пешермәгез. Югыйсә аның тәме бозыла

Азык-төлектәге витаминнарны саклау өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

  •    1.    Азык-төлекне караңгы һәм салкын урында сакларга кирәк. 

  •    2.    Яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел үләнне суда озак тотарга ярамый.

  •     3.    Продуктларны артык көчле кояш яктысында яисә ясалма яктылыкта тотмаска тырышыгыз 

  •     4. Азыкларны алдан ук турап куймаска, әзерләү барышында гына кисәргә кирәк

  •    5. Ит белән балыкны фольгага төреп пешерсәң, алардагы файдалы матдәләр күбрәк сакланып калачак.

  •    6.    Кузаклы үсемлекләрне җебетергә салынган суда витаминнар күп була, шуның өчен аны ашарга пешергәндә кулланырга мөмкин.

  • 7. Туң итне, суга салмыйча гына, бүлмә температурасында эретергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев