Мөслим-информ

Уңган бакчачы уңыш турында бүгеннән кайгырта

Язның иртәләве бакчачыларны да ашыктыра. Бакчаларда җир күптән ачылып кипшерде. Күпләр бакчаларын чистартып та куйды.

Язны зарыгып көтүчеләр, җир эшенә чумып, агач-куакларны формалаштыруга, тәрбияләүгә дә кереште. Җирлегебездә һәвәскәр бакчачылар аз түгел. Аларның ишегалларына, бакчаларына керсәң, андагы тәртипкә, матурлыкка исең китә.

Мөслимдә яшәүче Ильяс Зиннуровның челтәрләп-бизәкләп эшләнгән капкасын ачып керүгә җиләк-җимеш бакчасы күзгә ташлана. Һәр җирдә – тәртип. Сыйфатлап бәйләп куелган җимеш куаклары, кәүсәләре акшарлап куелган агачлар монда бакча яратучы яшәвенә ишарәли. Югары белемле агроном әнә шулай һәр эшнең тәмен белеп башкара. Җиләк-җимеш агачларын агарту аларны артык җылынудан саклый һәм чәчәк атуларын да тизләтә. Акшарлауның тагын бер өстенлеге – агачның кайрысы астында калган гөмбәчекләр, бетләр юкка чыга.

– Җиргә яз ныклап аяк басты, дияргә була. Бу чорда бакчачыларның мәшәкате дә арта. Ачык грунтка чәчү өчен башлы суган, петрушка, кызыл чөгендер, шпинат, укроп орлыкларын уңган хуҗабикәләр әллә кайчан әзерләп куйган булырга тиеш. Туфрак әле дымлы. Нәкъ шушы чорда җиргә азотлы ашламалар кертеп калырга кирәк. Тирес сыекчасы, аммиак селитрасының үсемлекләргә файдасы зур булачак, – ди Ильяс Афзалович.

Күпләр җир кардан арыну белән бакчаларына, теплицаларына чыкты. Яшел витаминнар (зелень) яратучылар бу көннәрдә петрушка, укроп, шпинат, суган, сарымсак, иртә өлгерә торган ак башлы кәбестә утырту белән мәшгуль. Башлы суган өчен орлык һәм сөенчекне дә шушы чорда чәчү кирәклеген әйтә бакчачылар.

Мөслимдә яшәүче Лилия һәм Радик Мансуровлар да язны көтеп ала. Алар күптән – бакчад. Утырту өчен кар базыннан орлык бәрәңгесен дә чыгарганнар. Бәрәңге бүлбеләрен 1-1,5 ай яровойлаштырырга кирәк, ди Мансуровлар.

– Көздән бакчачылар, кура җиләге, крыжовник куакларын бөгеп, элмәкләр белән эләктереп, карлыганны бәйләп куя. Хәзер инде аларны ычкындырыр вакыт җитте. Куе ботакларны сирәкләү дә шушы вакытта башкарыла. Бу эшләрне мартта башкарсаң, тагын да яхшырак. Җимеш агачлары аеруча игътибар сорый. Бу чорда карлыган һәм башка җимеш куакларына кайнар су бөркергә киңәш ителә. Болай эшләгәндә, алардагы зарарлы личинкалар, төрле

авырулар юкка чыга. Кайнар су бөркү бер генә тапкыр башкарыла. Нитрофен эремәсе сибүгә караганда күпкә нәтиҗәлерәк процедура, – ди озак еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә агроном булып эшләгән Радик Мансуров.

Радик Александрович алмагач, груша, слива кебек җимеш агачларына мочевина эремәсе сибәргә киңәш итә. Бу эшне хәзер, агачлар чәчәк атканчы, бөре җибәргәнче башкару сорала. 10 литр суга 600 грамм мочевина алына. Бакчачы эремәне ясау белән сиптерергә киңәш итә. Гомумән, Радик абыйның да, Лилия апаның да бакча эшләрендә бай тәҗрибәсе бар.

– Кечкенә савытларга кыяр утырттым. Артык зур савытлар кирәкми, чөнки үсентеләр тамырга җибәрәчәк, сабакка үсү әкренәячәк. Күчергәч, авыр тернәкләнеп китәләр. Быел рассада өчен портулак, петуния, лаберия, циния, бәрхет чәчәкләре утырттым. Бакчада күпьеллыклардан – флокс һәм хризантемалар тишелеп тә чыкты. Күпьеллык чәчәкләрнең куаклары яхшы булганда, хәзер бүлеп утыртырга да була, – ди Лилия Мансурова.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: