Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Әйтәсем килде

Мөслим шәһәрләшә, дибез. Әйе, шәһәрләшә: тирә-юнебез чәчәккә күмелде, күпләп парк-скверлар, су буенда ял итү урыннары ясалды. Ләкин шушы уңай күренеш белән бергә бигүк күңелгә ятмаганнары да бар. 

Сыер асрау мөмкинлеге бетте, чөнки шул матур урамнардан көтү йөри алмый. Катлы йортлар янында бакча кишәрлекләре дә сирәк хәзер. Эш яшендәгеләр капитализмның зур казанышы – 12-14 сәгатьлек эш көненнән соң, ярый, ял итсеннәр, фатир эчендәге эшләрен карасыннар ди. Ә эшләмәүчеләр – лаеклы ялдагылар, каникуллардагы балаларга көн озынына нәрсә эшләргә? Җитәкчеләребез уртача хезмәт хакы артты, дип, лаф орсалар да, гади эшченең акчасы артканын күргән дә, ишеткән дә юк әле. Әйе, минималь хезмәт хакын еш күтәрә хөкүмәтебез, ә без ала торган хезмәт хакы, күрәсең, аңа бәйле түгел. “Оклад фәлән сум” дип куялар да расчет кәгазендә, калган өстәмәләрне шул артуга пропорциональ киметәләр. Югыйсә шул йорт янындагы кишәрлектә казынып, эш кешесе гаилә бюджетына да өстәмә кертә иде, бала-чагасына хезмәт тәрбиясе дә бирә иде. Хезмәт куеп үсмәгән буыннан югары әхлак та көтеп булмый. 
Буш вакытларында спорт белән шөгыльләнсеннәр, диясездер. Спорт корылмалары мәктәп саен, универсаль дигәне дә бар, киләчәктә әле бассейныбыз да икәү булачак ди. Әмма балык тоту, ау белән һәркем шөгыльләнмәгән кебек, чаңгы белән тимераякка да һәркем басмый, велосипедка да бөтен кеше дә менеп атлана алмый шул. Яшьтән үк тотынмаган булсаң, олы яшьтә андый экстремаль төрләр белән мавыгу дөрес тә булмастыр. 
Ярар, һичьюгы кибетләрдә йөреп кайтырга була. Әйе, эшләмәгән кеше рәхәтләнеп йөри ала – Мөслимдә кибетләр адым саен, олысы булмаса да, вак-төяк базар кебекләре дә әллә ничәү. Ә менә эштән соң (биш тулуга киенеп торып, минуты суккач, чыгып таючылар турында әйтмим; шул ук 10-14 һәм аннан да күбрәк сәгать эшләүчеләр турында әйтәм), бик кирәк булса да, берәр ачык промтовар магазины табарсың микән?! Әйе, алыпсатарларыбыз элек, итәгебезгә ябышып, товарларын тәкъдим итәләр иде. Хәзер баеп беттеләр шул: 6 тулуга кибетләрендә – йозак. Төшке ял вакытында йөгереп барып килим дисәң, кайберләре шулай ук бикле була. Шимбә кичкә кадәр эшләүчеләр, кирәк-ярак алыйм, дип, ял көне дә чыгып карый кибеткә. Тик һаман да шул. 
Ярар, мыжык карт булмыйм әле, шушының белән тәмамлап торыйм. 

Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев