Мөслим-информ

Уены-чыны бергә

Армиядә өч-дүрт айлап хезмәт иткәч, үтереп теш сызлый башлады. Басылмасмы дип, берничә көн түзеп йөрдем, ләкин тешнең туктарга исәбе юк! Без – яшь солдатлар, дөресрәге, курсантлар. (Мин “учебка”га, ягъни сержант мәктәбенә эләккән идем.) Минем белән “что-то не то” икәнне взвод командиры ярдәмчесе – көзгә дембельгә китәсе сержант Цуркап та сизгән.

Сержант Цуркап взвод командиры вазыйфаларын да башкара иде (офицерлар җитмәгәндер, күрәсең), ярты ел буе безнең командир булды. Бик гадел, таләпчән, күп сөйләшми иде. Спортны ярата, турникта “выход силы” һәм башка күнегүләрне “эх!” тә итмичә ясый. Цирк артисты, диярсең! Аны бокс белән шөгыльләнгән дип сөйләделәр, әмма ул беркайчан да бокс алымнарын кулланмады. Өченче взводтагы сержантны исә, курсантларны “каратэ” алымнарын кулланып “тәрбияләгән” өчен, “штрафбат”ка сөрделәр.

Сүз башым бит теш иде. Теш сызлаганлыктан йокым – йокы, ашым аш түгел. Мөгаен, бу халәт йөзгә дә чыккандыр. Иртәнге тикшерү вакытында сержант Цуркап миңа карап торды да:

– Что с тобой, Галиуллин? – ди.

– Зуб болит, товарищ сержант, – дим.

– Давно болит?

– Уже третий день.

– До обеда потерпишь? – ди бу миңа.

– Потерплю, товарищ сержант.

– После обеда сходишь в лазарет, лечить зубы.

Иртәнге якка мөһим занятие планлаштырылган: хәрби әзерлекне тикшермәкчеләр. Ә әзерлек чамалы! Дүрт айга якын хезмәт итсәк тә, үзебезнең белгечлеккә өйрәтә башлаганнарына ике ай гына. Присяганы ике айдан соң кабул иттек. Хәрби ант кабул иткәнче эшләттеләр дә эшләттеләр. Эше дә табылып тора бит аның! Ярты чакрым ераклыктагы иске бинаны сүтеп, кирпечләрендәге каткан цементны кырып, рашпиль (тупас игәү) белән шомартып, аны үзебезнең часть территориясенә ташып, яңа бина төзедек. Техника юк, бөтен эш кулдан башкарылды. Өч-дүрт йөз метр ераклыктагы складтан цемент ташу “үтерде”! Без хезмәт иткән җирдә гел җил исә. Җил носилкалардагы цементны туздыра, цемент, үч иткәндәй, муенга тула. Сыпырып алыр идең – куллар буш түгел. Туктарга ярамый, сержантлар куалап кына тора. Безнең отделение командиры Бычков аеруча кырку кылана: карлыккан тавышы белән кычкырырга гына тора. Шул Бычковтан сорап, төшке аштан соң тешне дәваларга киттем. “Ике сәгать вакыт сиңа!” – дип кычкырып калды бу.

Гомеремдә беренче тапкыр теш яматуым. Бүлмәдә ак халатлы ике хатын-кыз утыра. Берсе кәгазьләр актара, икенчесе нидер яза. Менә ул, язуыннан туктап, ручкасын кәгазьләре өстенә куйды да, миңа таба борылды. “Что случилось, солдатик?” – ди бу.

Баскан урынымда тораташ булып катып калдым. Йә, Хода! Бирсә дә бирер икән чибәрлекне! Йөзе тулган ай кебек балкый. Сөрмә тарткан күзләре, кыйгач кара кашлары гүзәллеген тагын да арттыра. Нәфис иреннәрендә җиңелчә елмаю чаткылары сизелә. Әллә табиб ханымның чибәрлегеннән, әллә теш ямау җиһазын күреп, теш сызлаудан туктаган шикелле булды. Табиб соравын кабатлагач кына һушыма килдем:

– А-а, да! У меня зуб болит.

– Проходи, садись сюда, – ди бу.

Креслосы бик уңайлы, йомшак булып чыкты. Баш куйгычы да җайлы. (Солдатның баштагы мәлдә тамагы һәм йокысы туймый бит инде аның.) Табиб, авызны ачуга, кайсы теш авыртканын чамалады. “Нигә авырта башлау белән килмәдең?” – дип сорады да тешне кырырга тотынды. Тешне түгел, баш миен бораулый, диярсең. Янган сөяк исен чыгарып, авыздан төтен күтәрелә. Авырту җиңеләймәсме дип, табибның сөйкемле күзләренә караштыргалап алам. Бу чибәркәй янында сер бирергә ярамый. Мин бит – солдат! Унтугыз яшь тулып килә. Табибка 25-30 яшь тирәсе булыр. Офицер хатыныдыр, мөгаен. Офицерлар кызларны сайлый белә инде ул!..

Шунда кинәт әллә ток тотты, аңкауга мең энәне берьюлы кададылармыни, авыртудан баш әйләнеп китте. Табиб та: “Ой”, – дип сискәнеп куйды. Күзләремнән ут чыккандай булды! Тешне кысып булса да түзим дисәм – авызда борау эшли! Табиб: “Ополосни рот”, – дигәч кенә күзләремне ачтым.

– Что, больно было, да? – ди бу.

– Ничего, потерпим, не сорок первый год, – дим, сер бирмәскә тырышып.

(Дәвамы бар).

Айрат Галиуллин.

Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: