Уеннар – милләт сагында

Соңгы елларда милли гореф-гадәтләрне яңартуга зур игътибар бирелә. Халкыбызның милли традицияләренә багышланган чаралар да еш үткәрелә. “Уен-фест” республика проекты – шуларның берсе. Әлеге проект кысаларында Мөслимгә “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле килде.
“Уен-фест” республика традицион уеннар фестиваленә узган ел старт бирелде. Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы театр, мәдәният йортлары хезмәткәрләре белән берлектә милли уеннар оештырган иде. “Уен-фест” проекты балаларны, виртуаль дөньядан аерып, милли мәдәният аша тере аралашуга җәлеп итүне күздә тота. Шул ук вакытта милли уеннар һәм гореф-гадәтләр аша яшь буынны тәрбияләү, республикабыздагы күпмилләтле халыкларның бердәмлеген ныгыту максат итеп куела.
Быел “Уен-фест” проекты Мөслимгә дә килеп җитте. Актаныш районының “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Курай” паркында милли җыр-биюләр, уеннар тәкъдим итте.
– “Уен-фест” проекты кысаларында чыгышларны Мөслим районыннан башларга булдык. Чарада күренекле якташларыбыз Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалованы искә алдык, аларның репертуарларындагы җырларны яңгыраттык, – ди “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялалова.
“Агыйдел” ансамбле составында Мөслим кызы да чыгыш ясый. Хор артисты Инзилә Мадышина әлеге ансамбльдә беренче елын гына эшли. Инзилә туган җирендә – райондашларыбыз алдында чыгыш ясавы белән горурлануын белдерде.
Чара барышында татар халык җырлары яңгырады, төрле милләт биюләре тәкъдим ителде. Балалар белән уеннар да оештырылды. Кыю һәм актив булганнарга бүләкләр дә эләкте. Тик “җәза алучылар”ның күпчелеге югалып калды кебек: җырлый, бии белмиләр, шигырьләрне хәтерләмиләр. Уеннарны оештыручы кайберләреннән хәтта: “Нәрсә эшли беләсең соң син?” – дип сорарга мәҗбүр булды. Балаларыбыз, чыннан да, тере аралашуны онытып бара түгелме?! Тамашачылар, читтән генә күзәтеп калмыйча, җырладылар да, биеделәр дә. Ә татарның гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын мөслимлеләр ансамбль белән бергә башкарды.
Тәмле әйбер күп булмый, диләр. Кызганыч, миллилеккә нигезләнгән әлеге чара тиз төгәлләнде.
Римма Афзалова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 19:27Тәмле ташкабак Мөслим-информ журналисты Лилия Шәймиева үзе яратып пешерә торган томалап пешерелгән ташкабак (кабачок) рецептын тәкъдим итә.5300
-
18 август 2022 - 17:15Компенсация алу өчен Россия Пенсия фонды инвалидлыгы булган гражданнарның ОСАГО өчен компенсация алу тәртибен аңлатты.6400
-
18 август 2022 - 16:10Җәмәгать транспортында шикле предмет очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында йөртүчегә яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.5200
-
18 август 2022 - 15:15Укытучыларны роботка алыштырмасыннар Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы турында уйланулар.5100
-
18 август 2022 - 15:00Җир участогы бирүдә үзгәрешләр бар Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирүдә үзгәрешләр турында13400
-
18 август 2022 - 14:12Реконструкцияләнгән нефть үткәргечләре тоташтырылды "Транснефть – Прикамье» АҖ реконструкцияләнгән нефть үткәргечләрен технологик тоташтыруны башкарды7000
-
18 август 2022 - 13:40Ак алъяпкыч челтәрле... Алъяпкыч – уңган хуҗабикәнең генә түгел, булдыклы йорт хуҗасының да, хезмәт сөюче яшь буынның да киемендә аерылгысыз атрибут.8500
-
18 август 2022 - 13:22Мәрхәмәт елмаюдан башлана Балалар арасында да, өлкәннәр тарафыннан да агрессия билгеләре күрсәтү очраклары аз түгел. Банк урамыннан барам. Билләренә таянган өч егет бер малайны уратып алган. Чама белән 9-10 яшьлек балалар.5600
-
18 август 2022 - 15:39"Август-Мөслим" агрофирмасы - уракта
-
18 август 2022 - 15:37Офицер Руслан ХАРРАСОВ Властивостокка китә
-
18 август 2022 - 09:15Август бәйрәмнәргә байАвгуст аенда православие динендәгеләр изге Богородицага һәм изге коткаручыларга багышланган өч бәйрәмне билгеләп үтә.8400
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5770902
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.605701
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).505104
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.464503
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.398901
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.364200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика