Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Удачина: Гаиләләр өчен мөһим ярдәм булачак

Россиядә ана капиталы программасын озайттылар һәм киңәйттеләр.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим иткән өстәмә ярдәм чаралары демографик вәзгыятькә уңай йогынты ясаячак. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сөйләде.
«Гражданнарның күпчелеге, билгеле бер суммалар вәгъдә иткәнгә күрә, бала туу турында карар кабул итми. Әмма мондый ярдәм мөһим һәм принципиаль булган гаиләләр бар. Минемчә, әлеге категория өчен өстәмә түләүләр мөһим ярдәм булачак һәм аларны бала тууга этәрәчәк", - дип белдерде Удачина.

Аның сүзләренә караганда, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен бушлай туклану кертү тагын бер уңай яңалык булачак. Бүген субъектлар һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә бу мәсьәлә төрлечә хәл ителә. Хәтта Татарстанда да муниципалитетлар мәктәптә балаларның нинди ташламалы категориясе бушлай ашавын төрлечә хәл итә, дип билгеләп үтте балалар Гүзәл Удачина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев