Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзәтмәләрдә мине безнең чикләрнең какшамаслыгы җәлеп итте

Конституциядәге төзәтмәләрдә чикләрнең какшамаслыгы, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм совет халкының бөек җиңүе турындагы тарихның сакланышы Әфган сугышы ветераны, тышкы разведка хезмәте запастагы полковнигы Рафаэль Шакирҗановны җәлеп иттеләр. Бу хакта ул Казандагы сайлау участогында тавыш бирү вакытында сөйләде.

"Мине хәрби кеше буларак бер төзәтмә җәлеп итте, анда башка илләр дәгъва итә торган чикләрнең какшамаслыгы күрсәтеләчәк. Шулай ук төзәтмәләрдә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү турында да күп сөйләнелә", - диде ул.

Полковник билгеләп үткәнчә, күпләр Бөек Ватан сугышы нәтиҗәләрен бетерергә, совет халкының Җиңүенең әһәмиятен киметергә тырыша, төзәтмәләр нәтиҗәсендә моны беркем дә эшли алмый.

“Үз илемнең гражданины һәм патриоты буларак, төп тавыш бирүдә катнашырга бурычлы дип саныйм, төзәтмәләрдән безнең киләчәк һәм киләчәк буыннарыбызның киләчәге бәйле", — дип тәмамлады Рафаэль Шакирҗанов.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/30-06-2020/veteran-afganskoy-voyny-menya-v-popravkah-privlekla-nezyblemost-nashih-granits-5753148

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев