Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзелешләр дәвам итә

Республика программалары нигезендә үткәрелүче юл төзелеше һәм ремонт эшләренең шактые инде төгәлләнү алдында.

Бу көннәрдә “Татавто­дор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим уча­стогы эшчеләре олы юл читләрендәге үләнне чабу белән мәшгуль. Бу эшне дүрт юнәлештә асылма­лы манипулятор чапкы­чы белән МТЗ тракторлары башкара.

Узган атнада Югары Та­бын авылы янында тукталыш куелды, юлга разметка ясал­ды, юл билгесе урнаштырыл­ды. Юл билгеләре район буен­ча 8 урынга куелачак. Табын – Мәлләтамак юлының дүртенче километрында һәм Мәлләтамак авылы эчендә юлга ясалма кал­кулык эшләнде. Юлчылар Яңа Усы авылы янында юлның ике ягына да тукталыш урнашты­ралар. Андый тукталышлар Ми­хайловка һәм Тойгелде авыл­ларында да куелды, алар кар­шындагы юлга разметка да эшләнде.

– Бу сезонда Мөслим – Иске Сәет юнәлешендә, Мөслим – Та­бын юлында асфальт түшәлде. Бүген юл буйларын чабу бара. Алга таба Баланлы авылына керү юлында 52 метр озын­лыктагы барьерлы киртәне озынайтачакбыз. Яңа Карама­лы авылы юлында ясалма кал­кулык эшләнәчәк, – ди “Татав­тодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе урынбаса­ры Ленар Сәгыйтҗанов.

“Юл иминлеге куркыныч­сызлыгы” программасы кыса­ларында юл фонды средство­лары хисабына 62 юл билгесе урнаштырылачак. Бу эшләргә 1 млн 155 мең сум акча карал­ган. Мөслимнең Октябрь-Га­гарин, Пушкин-Гагарин урам­нары киселешләрендә ясалма калкулыклар эшләнәчәк.

Район үзәге урамнарын­да иртә яздан капиталь ре­монт баруын хәбәр иткән идек инде. Октябрь, Гагарин, Семи­летка урамнарында асфальт түшәлде, җәяүлеләр юлы яса­лып, брусчатка җәелде. Ат спор­ты мәктәбенә, яңа бассейн­га илтүче юлларга да асфальт җәелә. Татарстан урамына ас­фальт салыначак, парковка яса­лачак, тротуар өлешенә брус­чатка түшәлде. Әлеге эшләр өчен средстволар федераль һәм республика бюджетын­нан, үзара салым акчасыннан бүленгән. Юл фонды хисабын­нан Кооператив, Пушкин урам­нарындагы күпфатирлы йорт­ларга да керү юллары эшләнә.

– “Киләчәк” паркында эш дәвам итә. Биредә яңа ам­фитеатр эшләнә. Оешма- предприятиеләр ярдәме белән буяу эшләре башкары­ла, зур һәм кече амфитеатр территориясенә яктырткыч­лар урнаштырылды, утыргыч­лар ясалды. Рулонлы газон җәю дә дәвам итә, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.

Район сәнгать мәктәбендә республика программасы кысаларында капиталь ре­монт башланды. Биредә 56 млн сумлык эш башкарыла­чак. Бина хайтек стилендә үзгәртеп эшләнәчәк. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешма­сы биредә демонтаж эшләрен алып бара. Әлеге оешма Яңа Усы клубында да капиталь ремонт үткәрде. Быел Балан­лы, Сал.Мухан, Түбән Табын, Күбәк мәктәпләрендә сани­тар узеллар урнаштырылачак. “Үсеш ноктасы” милли про­екты нигезендә Михайловка мәктәбендә укучылар белән өстәмә шөгыльләнү өчен ка­бинетлар эшләнәчәк.

– Мөслим урта мәктәбендә ремонт дәвам итә. Класс бүлмәләре, коридор ди­варлары буялды, яктыр­ту җайланмалары, ишекләр алыштырылды. Спортзал һәм ашханәгә дә ремонт керде. Тех­персонал һәм укытучылар өчен санузел эшләнде. Ремонт бу ат­нада төгәлләнәчәк. Эшләрне Яр Чаллының “Техноресурс” төзелеш компаниясе башкара. Мәктәп ремонтына җирле бюд­жеттан 4 миллион сумнан ар­тык акча бүленде. Исәнсеф авы­лындагы фельдшер-акушерлык пунктында да эшләр озакка су­зылмас. Ремонт эшләре өчен 1 млн 692 мең сум акча каралган. Бинаның түбәсе алыштыры­ла, керү өлеше, карнизлар яса­ла. Эшләрне “Шах” җәмгыяте башкара. “Строймус” җәмгыяте эшчеләре Пушкин урамындагы 78нче һәм Гагарин урамында­гы 1нче йортта фасад ремон­тын төгәлләп килә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ил­нур Әхмәтов.

“Кояшлы Ык” ял зонасын­да баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары төзелеше бара. Яңа бассейн янында урын ал­ган спорт мәйданчыкларының нигезе инде эшләнгән.

Симәк авылы халкын да сөенечле яңалык көтә. “Халык­ка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзелеше” программасы буенча авылның Мәктәп урамында ки­бет төзеләчәк. Бу эшләр өчен 2 млн 600 мең сум акча каралган.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев