Мөслим-информ

Төзелеш темпы югары

“Август-Мөслим” агрофирмасының Үрәзмәт авылында башланган терлекчелек комплексында эшләр дәвам итә.

Эш роботлар ярдәмендә башкарылачак беренче өлештә комплекс бинасының каркаслары җыелып, идәненә битон җәелде. Бинага электр һәм су кертелде. Түбә ябу эшләре дә төгәлләнү алдында. Сыерларны саву Карусель системасына буенча оештырылачак икенче өлештә исә җир һәм планировка эшләре төгәлләнеп, фундамент салу бара. Комплекста сенаж һәм силос салу өчен һәрберсе 4 тоннадан артык масса сыйдырышлы алты траншея төзелде. Бу көннәрдә аның берсе сенаж белән тутырылды инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: