Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзелеш министрлыгы: Татарстанда ике дәүләт телендә булган урам күрсәткечләренең өлеше 100 процентка җитте

2019 елда Татарстанда үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча, ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100% тәшкил итте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшов хәбәр итте.

"2019 ел дәвамында дүрт район — Чистай, Менделеевск, Ютазы, Актаныш районнары буенча динамиканың югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсем килә. Ел нәтиҗәләре буенча алар барысы да йөз процент күрсәткечкә иреште", - дип билгеләп үтте спикер.

Спикер мәгълүматларына караганда, 2019 ел дәвамында ТР Дәүләт торак инспекциясе торак йортларда ике дәүләт телендә атрибутика булу-булмауга күчмә тикшерүләр үткәргән. Кайбер районнарда муниципаль берәмлекләр биргән мәгълүматларның туры килмәве ачыкланды.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев