Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзекләндерелгән мәктәптән тыш эшләр үзәгенә "Офык" исеме биреләчәк

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә декабрь аенда башланган төзекләндерү эшләре бар куәтенә дәвам итә. Биредә республика хөкүмәте ярдәме белән 30 млн сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Бүген авиа һәм автомодельләштерү, экология түгәрәкләре, югары технологияләр өчен цех һәм методистлар өчен бүлмәләр бүленгән, штукатурлау, агарту эшләре башкарылган. Обой ябыштыру, электр җиһазларын урнаштыру эшләре төгәлләнеп...

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә декабрь аенда башланган төзекләндерү эшләре бар куәтенә дәвам итә. Биредә республика хөкүмәте ярдәме белән 30 млн сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Бүген авиа һәм автомодельләштерү, экология түгәрәкләре, югары технологияләр өчен цех һәм методистлар өчен бүлмәләр бүленгән, штукатурлау, агарту эшләре башкарылган. Обой ябыштыру, электр җиһазларын урнаштыру эшләре төгәлләнеп килә. Санузел бүлмәләре ясалган. Бинаның фасад өлешендә керамогранит белән тышлау эшләре башланган. Төзекләндерү эшләрен Азнакай шәһәренең "Портал" төзүчеләр ширкәте эшчеләре башкара, һәр көнне өч дистәгә якын эшче хезмәт куя. "Офык" дип аталачак мәктәптән тыш эшләр үзәген укытучыларның республика август киңәшмәсенә ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев