Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзекләнә, яңара

“Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесенең җитештерү куәте артканнан-арта бара. Быел инвестор ярдәме белән 180 млн сумлык төзү-яңарту эшләре башкарылды.

Басу-кырларда урып-җыю эшләре күптән төгәлләнсә дә, “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте территориясендә урак вакытындагы җанлылык әле кимемәгән. 
 

Без килгәндә складлардагы чистартылган һәм киптерелгән көнбагышны май эшкәртү заводына төяп озату бара иде. “Август” җәмгыятенең Минзәлә районындагы хуҗалыкларыннан җиңсәләрдә сакланган бодай да килә башлаган. Аны чистартып, киптереп саклау урыннарына куялар. Предприятие территориясендә дә бар ашлык тутырылган җиңсәләр. 200әр тонна сыйдырышлы 31 җиңсә сузылып ята. Димәк, 6 мең 200 тонна икмәкне чистарту-киптерү комплексларыннан үткәрәселәре бар. “Август-Мөслим” агрофирмасының Елгабаш бүлекчәсендә дә җиңсәләргә тутырылган ашлык та күп быел.
 

– Быел урак өчен һава торышы нык уңай килде. Комбайннардан кайткан ашлык коры булды. Бүген турыдан-туры предприятиегә кергән ашлыкның соңгы тонналарын эшкәртү бара. Бөртек өчен үстерелгән кукуруз килер дип көтелә. Минзәләдән җиңсәләрдәге икмәкне китерәләр. Аларны чистарту, кондициягә китерү бара, – ди ашлык киптерү комплексы җитәкчесе Рәсим Мөхәмәтдинов.
 

Предприятиедә эш ел әйләнәсе диярлек тукталмый. Узган елгы ашлыкны эшкәртү агымдагы елның март аена кадәр барган. Бу аңлашыла да, чөнки предприятиегә эшкәртү һәм саклау өчен кергән ашлык күләме елдан-ел арта. Әйтик, моннан ике ел элек 40 мең тоннага якын икмәк кабул иткән булсалар. Узган ел ул 78 мең тоннадан артып киткән. Быел исә октябрь уртасына ук 88 мең тоннага якын ашлык кайткан. Моннан тыш тагын 32 мең тоннадан артык ашлык кабул ителер дип көтелә. Киләсе елга исә ашлык эшкәртү һәм саклау күләмен 140 мең тоннага җиткерү планлаштырыла. Шулкадәр күләмдә ашлык кабул итү һәм эшкәртү өчен оешмада тулы мөмкинлекләр бар.
– Соңгы елларда матди-техник базаны модернизацияләү һәм реконструкцияләү максатында “Август” фирмасы керткән инвестицияләр артканнан-арта бара. Ике ел элек аның күләме 73 млн сумнан артыграк булса, узган ел 130 млн сумлык инвестиция кертелде. Быел исә яңа җиһазлар сатып алу, реконструкция эшләренә 180 млн сум финанс средствосы бүленде, – ди предприятие директоры Айрат Шәмсетдинов.

 

Хактан да яңарту, төзекләндерү эшләре киң колач белән алып барылганлыгы әллә каян күренеп тора. Иске ашлык чистарту комплекслары урынына югары технологияләргә корылган заманча яңа комплекслар корып куйганнар. Быел гына да “Алтай-65” һәм “Алтай-85” маркалы мәһабәт корылмалар кайтарылган. Маркасыннан ук күренеп тора: алар сәгатенә 65 һәм 85 тоннага кадәр икмәк чистарту, киптерү куәтенә ия. Орлык эшкәртү линиясе дә булган “Веста-50” линиясе дә сатып алганнар.
– Ремонт-реконструкция эшләре кар эрү белән башланган иде, урак башына төгәлләдек тә. Ике складның түбәләре алыштырылды. 6нчы складның түбәнге галереясы яңартылды, эчке өлешенә бетон җәелде. 1нче складның өске галереясы авария хәлендә иде. Аны металл конструкциягә алыштырдык. Склад территорияләренә һәм үлчәү алдына бетон җәелде, – ди баш инженер Рәшит Галиев. 

 

Реконструкция-яңарту эшләре әле моның белән генә төгәлләнми. Инвестор ярдәме белән киләсе елда да территорияне төзекләндерү, юллар төзү планлаштырыла. Үлчәү хуҗалыгын һәм лабораторияне яңа урынга күчереп, предприятие каршындагы парковканы күчерү, югары технологияле ашлык саклау склады төзү һәм технологик процессларны автоматлаштыру күздә тотыла. Әлеге күләмле эшләр өчен “Август” фирмасыннан 200 млн сум финанс средствосы бүленер дип көтелә.

Әлфинур Ногманова.

Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев