Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзегәннең киләчәге матур

Төзегән кешенең киләчәге матур, диләр. Республика җитәкчелеге дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Бер үк вакытта торак төзелеше дә күз уңында. Бу өлкәдә гамәлдә булган республика Президенты программалары районда ничек тормышка ашырыла соң? Программаларның үтәлеше, быелгы планнар турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов белән...

- Илнур Хатыйпович, торак төзелеше өлкәсендәге вәзгыять һәм бу өлкәдәге программалар белән таныштырсагыз иде.

- Соңгы биш елда төрле юнәлешләр буенча 40 мең квадрат метрдан артык торак төзеп файдалануга тапшырылды. Ел саен уртача 8 мең квадрат метр торак сафка баса, дигән сүз. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы гамәлгә кергәннән бирле барлыгы 5 күпкатлы йорт төзелде. Чиратта тагын 29 кеше бар иде, аларның 5 сенә субсидия кайтты. Бүгенге көндә район үзәгендәге Пушкин урамында ветераннар өчен 15 фатирлы йорт төзелеше башланды.

Тузган торак программасы буенча районда соңгы елларда гына да күпфатирлы 3 йорт төзеп, файдалануга тапшырылды. Районда авария хәлендәге йортлар шактый кимеп бара. Программа гамәлгә кергәндә районда тузган торак категорисенә керүче 19 йорт бар иде. Аларда яшәүче 150 гаиләнең инде күпчелеге фатирлы булды. Бүгенге көндә авария хәлендәге 4 барак кына калып килә. Аларда нигездә 2 дән алып, 5 кә кадәр гаилә яши. Яшәргә яраксыз дип табылган йортларда яшәүче әлеге гаиләләрне дәүләт программасы нигезендә торак белән тәэмин итү буенча эш бара.

- Белүебезчә, республикада, шул исәптән безнең районда да, авылда эшләүче яшь белгечләргә, яшь гаиләләргә дәүләт субсидиясе ярдәмендә йорт салып керү мөмкинлеге тудырылды. Әлеге программа кысаларында башкарылганнарга да киңрәк тукталсагыз иде.

- "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" программасы буенча соңгы биш елда гына да 94 гаилә йорт төзеп керде. 2013 елда әлеге программа нигезендә 14 гаиләгә субсидия кайткан булса, узган ел бу бәхет 37 гаиләгә елмайды. Быел бу программа буенча республика районга 3 млн 808 мең сум күләмендә акча бүлеп бирде.

- Яшьләрне торак белән тәэмин итү буенча социаль ипотека программасы да гамәлдә, дип беләбез.

- Социаль ипотека программасына яшьләр өчен генә түгел. Яшькә карата чикләүләр юк, дияргә кирәк. Анда бюджет сферасында һәм квоталы предпиятиеләрдә эшләүчеләр керә ала. Әлбәттә инде, гаиләнең торакка мохтаҗ булуы шарт. Әлеге программаның файдалы яклары бик күп. Аның нигезендә торак алучыларга хөкүмәт 15 елдан алып, 29 елга кадәр түләү шарты белән 7 % лы кредит бирә. Фатир суммасының нибары 10 % ы күләмендә беренчел взнос кертергә кирәк. Программага кергәннән соң, гаиләдә бала туа икән, республикадан бер тапкыр 200 мең сум күләмендә субсидия бирү каралган. Торакка булган бурычны Ана капиталы белән дә капларга була. Социаль ипотека программасы буенча торакның квадрат метры норматив бәяләрдән чыгып исәпләнә. Без райондашларыбызны бу программадан файдаланып калырга чакырабыз.

- Хактан да программаның шартлары ярыйсы ук кызыктырырлык. Социаль ипотекага фатир алырга теләүчеләр күпме соң?

- Кызганыч, безнең җирлектә әлеге программага керергә атлыгып торучылар күп түгел. Моңа кадәр 7 кеше чиратта тора иде. Берничә көн элек кенә булып үткән җыелыштан соң, тагын 5 гаилә программага керергә ризалык бирде. Кирәк кадәр кеше җыелганнан соң, дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча йорт төзелешен башлаячак.

- Моннан тыш, социаль яктан мохтаҗ гражданнар дигән категория дә бар бит әле. Аларны торак белән тәэмин итү өлкәсендә хәл ничегрәк?

- Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә 2013 елда 3 балага сертификат кайткан иде. Узган ел 5 бала фатирлы булды. Быел исә 2009-2010 елларда чиратка баскан 2 балага сертификат биреләчәк. Алар торакны районнан читтә - нигездә Яр Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрдән алалар. Бу урында шунысын да әйтергә кирәк: әлеге категория гражданнар моңа кадәр торак өчен чиратка 14 яшь тулганнан соң, яшәгән җирлекләрендә баса иде. Хәзер исә ятим балалар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында республика буенча бердәм базага чиратка куела.

Шөкер, республикабызда да, районда да бүген кая карама торак йортлар салалар, ремонтлыйлар, янкормалар өстиләр. Район үзәгендә соңгы елларда гына үсеп чыккан яңа микрорайоннар да - моның ачык дәлиле. Соңгы ике елда гына да шәхси йорт төзү өчен район буенча 139 гаиләгә уртача 12 шәр сутый исәбеннән участоклар бүлеп бирелде. Дәүләт программаларының уңышлы эшләве нәтиҗәсендә авылларыбыз һәм район үзәге заманча үзгәрә, халкыбызга яшәү өчен уңай шартлар туа. Төзегәннең киләчәге бар, димәк.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев