Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Тырышлыгы күз алдында

2019нчы елның 15 февралендә район халкына кайгылы хәбәр килде. Юл фаҗигасендә Мөслим мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов вафат булды. Бу тетрәндергеч хәбәр, район халкын гына түгел, барча мөселман өммәтен кайгыга салды. Хәзрәтнең 6 баласы – ятим, тормыш иптәше тол калды. 

Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады. Бик күпләр, рәхим-шәфкать, миһербанлык күрсәтте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район хакимияте башлыгы Рамил Муллин бу гаиләгә матди һәм мораль яктан ярдәм иттеләр. Мөслим үзәгендә Моратовлар гаиләсе өчен бөтен уңайлыклары булган мәһабәт йорт төзелде. Бүген гаилә шул йортта яши. 
Габделкәрим хәзрәт үзе исән чагында иманлы балалар тәрбияләү, Аллаһы Раббыбызның әмерләрен үтәп, Аның биргәннәренә шөкерана кылып яшәүнең фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйли иде. Мөслим радиосы аша да, мәдәният йортларында да, китапханәдә һәм мәктәпләрдә дә еш чыгыш ясады. “Авыл утлары” газетасы битләрендә язмалары басылды, “Җәмигъ” мәчетендә дин сабаклары өйрәтте. Гаетләрдә зурлар һәм балалар өчен бәйрәм чаралары оештырды. “Нурлы Мөслим” дип исемләнгән газета да чыгарды. Динебезне куәтләүгә куйган тырышлыгы күз алдында булды. 
“Мөнир улы Габделкәримнең җаны – җәннәттә, авыр туфрагы – җиңел, караңгы гүрләре нурлы булсын” дип, аның рухына дога кылабыз. 
Флүрә Дәүләтшина. 
Мөслим.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев