Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тырышкан – матур яшәр

Җирлегебездә кошчылык белән шөгыльләнүчеләр күп. Шуларның берсе – Илнар Закиров. Илдә үзгәрешләр башланган туксанынчы еллар уртасында ул, ныклы бер карарга килеп, үзенә эшләргә була.

– Авыл кешесе һәр яңалыктан курка, дигәндәй, улыбыз Илнар сарык һәм сыер тиреләре җыя башлагач, башта куркыбрак калган идек. Тик ул үз эшен бик тиз киңәйтә алды. Тиреләрне килешү нигезендә Казанның “Мелита” мех фабрикасына тапшыра башлады. Эшне дусты, авылдашы Эльвир Шәгалиев белән бергәләп алып бардылар. Тире эзләп, Татарстан районнарына да, күрше Башкортостан республикасына да чыгалар иде. Кыска гына вакыт эчендә тире саткан акчасына өр-яңа “Жигули” сатып алды улым. Ләкин машинаның гомере кыска булды – башкала урамында көпә-көндез урлап киткәннәр! Таба алмадылар. Ләкин бу аның ихтыяр көчен сындырмады. Әле аннан соң да байтак тире җыеп сатты Илнар. Шуның акчасына 2000 елда Баекта, бер гектар җирдә теплица хуҗалыгы булдырып, кыяр-помидор үстерде. Теплицага, тәвәкәлләп, газын да, суын да, утын да үткәрде, – ди Илнарның әнисе Әминә апа.
Ул вакытларда 60 сутый җирдә үстерелгән яшелчә район кибетләренә дә озатыла. 2005 елда Илнар Закиров, туган авылында җир һәм терлек тораклары алып, “Сарашлы” фермер хуҗалыгы оештыра. 50 баш мөгезле эре терлек ала, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
– Илнар тәвәкәллеге, ныклы ихтыярлы булуы белән һәрвакыт аерылып торды. Яшь кенә булса да, аның үз максатлары, үз хыяллары булды. Эшмәкәрлек белән 22 ел шөгыльләнә инде хәләлем. Үз эшен булдыруга 21 яшьтән керешеп, бүгенгәчә хезмәтнең тәмен белеп яши. Өч балабыз да әтиләре үрнәгендә тырышлар. Шунысы сөенечле, алар эш агачының нәтиҗәле җимешләре хезмәт бәрабәренә генә бирелүен күреп-белеп үсәләр, – ди тормыш иптәше Лилия.
2008 елда, авылдагы буш торган терлекчелек биналарын ремонтлап, Илнар дусты Руслан Сәхипгәрәев белән кошчылык белән шөгыльләнә башлый. Бүген дә шушы өлкәдә эшли райондашыбыз. 2016 елда, кече эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү буенча “Авыл хуҗалыгына ярдәм итү, гаилә фермаларын үстерү һәм төзекләндерү” дәүләт программасында катнашып, 3 миллион сум грант ала. Әлеге средстволарга ферма төзи. Закировларның гаилә фермасында өч кешегә эш урыны булдырылган. Сезон вакытында эшчеләр саны күбәя, әлбәттә. 2019 елда Илнар Закиров 30 мең йомырка тавыгы, 20 мең бройлер үстереп саткан.
– Алга таба, күләмле ярдәм бирердәй дәүләт программасында катнашып, иске торакларны ремонтларга иде исәп. Фермаларны заманча яңа җиһазлар белән баетып, кош-корт санын арттырасы килә. Бу, үз чиратында, тагын да күбрәк кешене эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирер иде. Авылга, җирлеккә ярдәм итү – һәр эшмәкәрнең максаты инде ул, – ди Илнар Закиров.
...Закировларның ишегалларыннан ук ниндидер яктылык бөркелә. Иманлы, тырыш, намуслы гаилә яши бу мәһабәт йортта. Иркен, бөтен уңайлыклары булган йортта, әти-әнисенең пар канатына ышыкланып, аларның нәсел дәвамчылары үсеп килә. Юкка гына “Тырышкан – матур яшәр” димәгән борынгылар. Бу гаилә җир җимертеп эшли дә, сокланырлык итеп яши дә белә!
Лилия Шәймиева.
Вадим Миннебаев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев