Мөслим-информ

Тылсымлы гөмбә

Соңгы елларда иҗат белән шөгыльләнүче балалар кимеде. Шулай да каләм тибрәтүчеләр бөтенләй үк юк түгел әле. Газетага килгән берничә язманы сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Яшьләрдән кызыклы язмалар, мәктәп, авыл тормышы турында яңалыклар көтәбез.

Яшәгән, ди, Ләйлә исемле бер кыз.

Бик тырыш, уңган булган ул. Уңган, тырыш булса да, үги әнисе кызны яратмаган. Бер көнне үги әни, Ләйләне урманга җибәреп, аннан ко­тылмакчы булган.

– Урманга барып, тыл­сымлы гөмбә алып кайт! Гөмбәсез кайтасы булма! – дигән. Үзе эченнән генә: “Тылсымлы гөмбәне каян тапсын инде ул?! Ичмасам, югалмасмы”, – дип уйлаган.

Ләйлә, бик курыкса да, кәрзин алып урманга киткән.

Җиләк ашап, кошлар сайравын тыңлап йөргәндә киселгән имән төбендә елап утыручы куян баласын оч­раткан.

– Ник елыйсын, куян? Ни булды? – дигән Ләйлә.

– Күбәләкләр куып йөргән идем, адаштым. Өебезгә кай­та белмим. Әнием дә, туган­нарым да мине югалткандыр инде.

Куян шулай дигән дә та­гын да ныграк еларга тотын­ган.

– Елама, йомшаккай. Мин сиңа әниеңне дә, туганнарыңны да табарга булышырмын, – дип юаткан кыз куян баласын.

Ләйлә белән куян баласы сукмак буйлап киткәннәр. Матур гына аланга килеп чыккач, тамак ялгарга бул­ганнар. Шул вакыт каршыла­рына ач бүре килеп чыккан. Бүре куян белән кызны күреп бик шатланган.

– Минем бик ашыйсым килә. Миңа да өлеш чыкмас­мы? – дигән.

Ләйлә бүрене бик кыз­ганган, янчыгындагы соңгы телем ипиен чыгарып, аңа биргән. Кыз бүрегә урманда нишләп йөрүе һәм куян бала­сы турында сөйләгән.

– Бер дә борчылма, мин сиңа тылсымлы гөмбә үскән урынны табарга өйрәтермен. Син бик мәрхәмәтле, ярдәмчел икәнсең. Менә шушы сукмак буйлап барсаң, куян баласы яшәгән өнгә ки­леп чыгарсың. Алар сиңа ярдәм итәр, – дигән бүре.

– Рәхмәт, бүре дус, – дигән Ләйлә.

Шулай итеп, Ләйлә белән куян баласы урман буйлап юлларын дәвам иткәннәр. Бара торгач, каршылары­на баласын югалткан куян килеп чыккан. Ләйлә куян­га да нишләп йөрүен сөйләп биргән.

– Бер дә борчылма, тыл­сымлы гөмбә үскән урынны табарга карт керпе булышыр. Менә шушы сукмак буйлап барсаң, карт керпе яшәгән өнгә килеп чыгарсың. Ул сиңа ярдәм итәр, – дигән куян.

Бара торгач, Ләйлә имән төбендә утырган карт кер­пене күреп алган. Карт керпенең, кәрзиненә алма ту­тырып, ял итеп утырган ва­кыты булган. Ләйлә керпегә кәрзинен өненә алып кайтыр­га булышкан. Аңа да үзенең нишләп йөрүен сөйләгән.

– Син бик акыллы, ярдәмчел икәнсең. Яхшы­лык яхшылык булып кайта. Тылсымлы гөмбә минем өнем янында үсә. Менә ул! – дигән керпе. Ләйлә бик шатланган. Рәхмәт әйтеп, өенә кайтып киткән.

Ләйлә гөмбәне үги әнисенә биргән. Үги әни, тылсымлы гөмбәне ашап, тылсымчы­га әверелмәкче булган икән. Ашавын ашаган, ләкин хыя­лы чынга ашмаган. Ул ягым­лы әнигә әйләнган. Ләйлә өчен рәхәт көннәр башлан­ган, кыз әни назына күмелеп яши башлаган.

Яна Петрова,

Яңа Усы төп гомуми белем

бирү мәктәбе укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: