Мөслим-информ

Тылсымлы чәчәкләр хуҗасы

Күбәк авылында гомер итүче Ризилә Вәлиева яшәгән урамны уңган хуҗабикәнең чәчәкләре бизәп тора. Георгин, гладиолус, циния, розалар белән балкып утырган ишегалды бәрәңге бакчасына ук барып тоташа. Зур плантацияне хәтерләткән мәйданда салават күпере тасмалары булып рәт-рәт тезелеп утырган матурлыктан күзне дә алып булмый. Бәрәңге бакчасына гына сыймыйча, урам якка да чыккан чәчәкләр. Буш торган төп йортларының бакчасы да, урам ягы да шау чәчәктә бүген.

Елга ярындагы буш урынга да георгиннар, гладиолуслар утырткан. Ә өй эчендә тагын да гаҗәеп манзара! Тәрәзә төпләрендәге берничә төр бегония, “декабрист” кактуслар, халык телендә “кәләш” һәм “кияү егете” дип йөртелүче нәфис чәчәкле кампанулалар, орхидея, зәңгәр кыңгырау, алсу яраннар, сабыйлар башлыгы кебек кабарып торган гортензия гөлләре сине чәчәкләр патшалыгына алып керә. 
– Зәмһәрир суыклары белән уралган озын кышлардан соң бар табигать йокысыннан уяна. Тереклек дөньясы яшәрә төсле. Яшь чакта болар гадәти күренеш кебек кенә иде. Олыгая төшкәч, һәр минутны барлап, матурлыкны күреп һәм тоеп яшәргә өйрәнәсең икән ул. Әлеге чәчәкләр белән серләшәм, сөйләшеп йөрим, – ди Ризилә Вәлиева. 
Язгы-җәйге сезонга алдан ук әзерләнә ул. Гладиолус суганчыкларын, георгин бәрәңгеләрен көздән базга төшереп куйса, орлыктан үсә торган чәчәкләрнекен тәмам җитешкәч кенә, киптереп алып керә Ризилә апа. Берничә йөз данәдәге әлеге орлыкларны саклауның да үз сере бар. Беренче көчле кыраулардан соң җыеп алынырга тиеш икән алар. Чәчкә орлыклары таш белән эчләнгән базда кыш чыга. 
– Гомер буена чәчәк үстердем. 14 яшьләр булгандыр, берүзем урманга барып, шомырт агачы үсентесен алып кайтып, үзебезнең бакчада үстереп җибәргән идем. Еллар үтү белән бик күп уңыш бирде ул. Чәчәкләрне кечкенәдән үстерә башладым. Аларга мәхәббәт әнием Кәнитә Ганиевадан күчкәндер, мөгаен. Озак еллар ферма мөдире булып эшләде ул, өйгә кайтып керми иде, бөтен гомере фермада үтте. Бакчада эшләргә җае булмагач, терлекчеләр йортында гомер-гомергә чәчәкләр үстерде. Ферма ихатасы матур бер гөлбакчаны хәтерләтә иде, – дип, хатирәләрен барлады Ризилә апа. 
Мәктәпне тәмамлагач, Ризилә башкалага юл тота. Тегүче һөнәрен үзләштерсә дә, туган авылы үзенә тартып кайтара кызны. 1983 елда Иске Карамалы авылының сөт аерту (сепаратор) пунктына лаборант булып эшли башлый. Биредә унсигез ел хезмәт куя ул. Аның белән ул чорларда эшләгән кызлар Ризиләне “Пункттан әкият дөньясы ясады. Килү белән бинаның тәрәзәләрен юып-чистартып, тәрәзә төпләрен гөл-чәчәкләргә күмде. Ул эшкә килгәннән бирле оешмада да, территориядә дә чәчәкләр үстерелә башлады. Эшкә килү үзе бер сөенеч иде”, – дип искә алалар бүген. 
Ике баласы, биш оныгының кадерле әнисе, яраткан әбисе булып, тормыш иптәше белән иңне-иңгә куеп яшәүче Ризилә Вәлиева якыннарына чәчәк бәйләмнәрен бик еш бүләк итә. Август, сентябрь, октябрь айларында туган көнен билгеләүче дус-туганнары аның күңел җылысын биреп үстергән чәчәкләрне иң зур бүләк буларак кабул итә. Ел да тормыш иптәше белән Башкортостанның Карамалы-Гобәй авылына бара Ризилә апа. Иң зур чәчәк букетын ул бик күпләрнең яраткан җырчысы Ришат Төхвәтуллинның әнисенә бүләк итә. 
– Сәхнәдә Ришатны күргәч, аның җырлавын ишеткәч, “мондый моң иясен кем үстерде микән?” дип, артистның туган авылына бардык. Әнисе, гаиләсе бик гади кешеләр булып чыкты, безне бик җылы кабул иттеләр. Һәр елны Ришат туган авылында зур концерт оештыра, безне дә чакыра, бармыйча калганыбыз юк. Әнисенә кочак-кочак чәчәкләр алып барабыз. Ризиләнең чәчәкләре хәтта дәвалау сәләтенә ия, – ди хәләле Илшат абый. 
Хактан да, Вәлиевләрнең йортына аяк басуга, юктан да кәеф күтәрелә, җанга тынычлык иңгәндәй була. Тиккә генә балалары әниләре үстергән гөлләрне “тылсымчылар” дип әйтмиләрдер. Бу чәчәкләрнең һәр таҗында сихри матурлык, ярату һәм кайгырту яши кебек. Күз нурларын, йөрәк җылысын биреп үстергән чәчәкләр һәм гөлләр кышкы нәкыш-бизәк төшерелгән тәрәзәләрдән җәйнең кайнар сулышын сирпи... 

Лилия Шәймиева. 
Фотолар – Вәлиевләрнең гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Цитата дня
Комментарии (0)
Осталось символов: