Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тышта салкын булса булсын...

"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте бүгенге көндә 43 бинаны (шуның 15 е - социаль объектлар) җылылык белән тәэмин итә. Җәмгыять җитәкчесе урынбасары Рамил Хафизов сүзләренә караганда, бу атнада аларның барысына да җылылык җибәрелгән. Район сәламәтлек саклау системасында баланста торучы 21 фельдшер-акушерлык пунктының 14 е электр белән җылытыла, калган 7 пунктта аерым...

"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте бүгенге көндә 43 бинаны (шуның 15 е - социаль объектлар) җылылык белән тәэмин итә. Җәмгыять җитәкчесе урынбасары Рамил Хафизов сүзләренә караганда, бу атнада аларның барысына да җылылык җибәрелгән.

Район сәламәтлек саклау системасында баланста торучы 21 фельдшер-акушерлык пунктының 14 е электр белән җылытыла, калган 7 пунктта аерым топочныйлар.

- Аларга җылылык шушы көннәрдә биреләчәк. Ә үзәк җылылык системасына тоташтырылган хастаханә һәм поликлиника биналарына бу дүшәмбедә җылылык бирелде, - ди үзәк хастаханәнең хезмәтне саклау буенча әйдәүче белгече Фиалка Хәйретдинова.

Район мәдәният бүлеге балансындагы объектлар ягулык сезонына нигездә әзер. Соңгы елларда авыл мәдәният йортлары һәм клубларының җылылык системасын яңарту буенча күп эш башкарылган. Быел Югары Табын, Метрәй, Әмәкәй мәдәният йортларында системалар тулысынча яңартылган.

- Бүгенге көндә район мәдәният йорты, үзәк китапханә һәм музейга җылылык бирелде. Авыллардагы 31 объект аерым топочный белән, 5 се электр белән җылытыла. Көннәр тоташ суытуга китсә, аларга да җылылык биреләчәк, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев