Мөслим-информ

"Тынгысыз җан" (Мөслим радиосының актив хәбәрчесе Флера Дәүләтшина туган көнен билгеләп үтә)

Мөслим радиосын тыңларга яратам мин. Чөнки авылдашларның уңышлары, район һәм спорт яңалыклары турында хәбәрдар буласың, таныш-белешләргә багышланган котлаулар, музыкаль сәламнәр, башка бик күп мәгълүматлар ишетәсең. Бүген дә ачтым радионы һәм менә "Арабызда шундый кешеләр бар" сәхифәсе башланды. Аны авылдашым, элеккеге күршем, Мөслим лицеенда бергә эшләгән Флүрә апа алып бара. Тапшыру...

Бар бит дөньяда шундый тынгысыз, үзе турында уйламыйча, үзенең мәшәкатьләрен онытып, башкаларның мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче кешеләр. Флүрә апа Дәүләтшина да шундыйлардан. Мин лицейда укыткан вакытта ул секретарь булып эшләде. Аның җитезлегенә, бар эшкә дә өлгерүенә шакката идем. Коллектив членнарының документларын тәртиптә тотуны, хезмәт кенәгәләрен дөресләп тутырып баруны, барлык рәсми кәгазьләрне теркәүне, йөзләгән укучыларның "Личное дело"ларын тәртипкә салуны һәм башка бик күп төрле вазыйфаларны башкарды ул. Авырган укытучыларның бюллетеньнәрен тутырып, мәгариф идарәсенә илтүләрен, башка җирдә урнашкан бухгалтериягә көнгә әллә ничәшәр тапкыр чабуларын да әйтергә кирәк. Кыскасы, Флүрә Дәүләтшина, кайда гына эшләсә дә, зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкара хезмәтен.

Мөслимгә күченеп килгәнче, Михайловкада яши ул, егерме сигез ел авыл китапханәсендә эшли. Ул анда, Алабуга китапханә техникумын тәмамлагач, юллама буенча килә. Яшь белгеч, җиң сызганып, эшкә керешә. Ташландык хәлдәге китапханәне танымаслык итеп үзгәртә. Китап шкафларын, киштәләрне, теркәү журналларын тәртипкә китерә. Күргәзмә материаллар, плакат-лозунглар белән бизи. Китап күргәзмәсе оештыра. Халыкка аң-белем бирү, китап укуга тарту буенча күп чаралар: конференцияләр, диспутлар, әңгәмәләр үткәрә. Тантаналы төстә язылышу, яңа туган балаларны теркәү кебек матур йолаларны үткәрүдә дә яшь китапханәче башлап йөри. Авыл халкын, укучыларны тәрбияләү максатында алдынгы механизаторлар һәм терлекчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу кичәләре оештыра. Фермага, кыр станына күчмә китапханә алып бара. Төп вазыйфаларыннан тыш җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Берничә ел Михайловка авыл советы депутаты, хатын-кызлар советы члены, иптәшләр суды секретаре кебек бик тә җаваплы хезмәтләр башкара. Агитатор буларак, көн саен язгы чәчү, урып-җыю чорында басуга барып, механизаторларны хуҗалыктагы эшләрнең барышы, илебездәге һәм чит илләрдәге яңалыклар белән таныштыра. Бер үк вакытта совхозның "Вперед" стена газетасына алдынгылар, социалистик ярыш җиңүчеләре турында мәкаләләр яза, "Бюллетень"нәр, артта сөйрәлүчеләрне, хуҗалыктагы җитешсезлекләрне тәнкыйтьләп, "Яшен"нәр чыгара. Хезмәт сөючәнлеге, туры сүзле һәм ярдәмчел булганы өчен Флүрә Хәбиб кызын лицейда да, Михайловкада да хөрмәт итәләр. Күршеләренә, дусларына, якыннарына һәрдаим ярдәм кулы суза, төпле киңәшләрен бирә. Мохтаҗларга, авыруларга, ялгыз яшәүчеләргә хәзерге вакытта да даруларын, кибеттән көндәлек кирәк-яракларын, ризыкларын алып кайтып бирә. Аның тырышлыгы, ярдәмчеллеге, кешеләргә игътибарлы, игелекле булуы әти-әнисеннән киләдер. Әнисе Гайшә апа, Алабуга медицина училищесын тәмамлап, кырык ел буе район халкын савыктыруга, балаларны сәламәт үстерүгә зур өлеш кертә. Көнозын авырулар янында аяк өсте йөреп кайтса да, кичләрен, ял көннәрендә алҗавын онытып, күршеләренә, сырхаулап килүчеләргә медицина ярдәме күрсәтә, уколын ясый. Урын өстендә ятучыларны дәвалый, кайсы чиргә нинди дәва кирәклеген өйрәтә. Әтисе Хәбиб Дәүләтшин озак еллар аэропорт начальнигы булды. Бөек Ватан сугышы ветераны, ике Кызыл Йолдыз ордены, күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән күпсанлы медальләр иясе, туры сүзле, намуслы коммунист гаделлеккә омтыла, дөреслеккә юл яра. Район бетерелеп, Сарманга кушылгач, ул Ганиев, Хәмидуллин, Арсланов, Мусин белән берлектә, районны кире кайтаруларын сорап, Мәскәүгә - КПСС Үзәк Комитетына хат юллый. Аларның һәм башка активистларның үтенече белән Мөслим район буларак яңадан торгызыла. Үз эшенең остасы, төгәллек яратучы, районда булган җитешсезлекләргә битараф булмаучы әти кызында да шушы сыйфатларны тәрбияли. Шуңадыр Флүрә апа 1960 елдан бирле район газетасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. "Авыл утлары" битләрендә хуҗалык эшчәнлеген, алдынгы механизаторларның, терлекчеләрнең уңышларын, аларның тормыш-көнкүрешен, эш шартларын яктырта. Тормышыбыздагы матур гореф-гадәтләр, милли йолалар, үрнәк гаиләләр турында гына язмый Ф. Дәүләтшина, ә яшәешебезне ямьсезләүче җитешсезлекләрне дә тәнкыйть утына тота. Тынгысыз хәбәрче бүген дә район газетасы белән актив языша. Ул гына да түгел, унбер ел буена Мөслим радиосы аша авылдашларын, хезмәттәшләрен, дусларын, таныш-белешләрен туган көннәре, бәйрәмнәре белән котлый. Игелекле кешеләргә рәхмәт хатлары юллый, "Халык сөйли" сәхифәсен алып бара. Әхсән ага Шәриповның "Утлы еллар аша" китабыннан сугыш һәм тыл ветераннары турында язмалар укый. Флүр Баһаутдиновның "Без - Мөслим балалары" китабындагы күренекле райондашларыбыз турындагы зарисовкалар белән таныштыра.

Менә шулай тулы канлы тормыш белән яши Флүрә Дәүләтшина. Ә бит аңа 13 декабрьдә 75 яшь тулды. Шушы чорда аңа бик күпне күрергә туры килә. Балачагы сугыш чорында үтә. Әтисе фронтка китә, әнисе көннәрен генә түгел, төннәрен дә эштә, авыл халкының, балаларның сәламәтлеге сагында тора. Әле ярый әтисе исән-сау әйләнеп кайта яу кырыннан. Ачлык, ялангачлык, басуда, фермада бил бөгүләр, Бөгелмәгә "заготскот"тан җәяүләп мал куулар һәм башка бик күп михнәтләр аша үтә Флүрә апа. Еллар үтеп, кияүгә чыгып, бәхетле гаилә булып яшәгәндә аңа язмыш тагын олы сынаулар җибәрә. Яраткан тормыш иптәше Әүхәт гүр иясе була. Ялгызы сөеп үстергән бердәнбер улы Айрат Яр Чаллыда КамПины тәмамлап, КамАЗда 13 ел инженер булып эшләгән җиреннән, улы белән кызын калдырып, фажигале төстә вафат була. Ничек кенә авыр булмасын, түзә ана йөрәге барсына да. Кайгыга бирешми Флүрә апа, оныкларына дәү әни назын биреп, киленен үз кызыдай яратып яши. Язмыш аны сынавын дәвам итә: энесен һәм әнисен, соңрак әтисен дә җирли ул...

Гомуми хезмәт стажы 36 ел булган Флүрә апа, кайда гына эшләсә дә, гел макталып килә. Китапханәдә эшләгәндә берничә ел социалистик ярышта җиңә һәм кыйммәтле бүләкләргә ия була. "Михайловка" совхозы, үзәк китапханә, киночелтәр каршында куелган Почет такталарында уңган хезмәткәрнең фотосурәтләре эленеп тора. Нәтиҗәле, фидакарь хезмәтләре өчен Ф. Дәүләтшина күпсанлы Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, премияләргә лаек була. Матбугат конференцияләрендә тапшырылган редакция, матбугат үзәге Мактау кәгазьләре, Дипломнар, "Иң актив хәбәрче" дигән лента һәм "Хезмәт ветераны" медален дә кадерләп саклый ул. Флүрә өлкәннәр өчен оештырылган бер чарадан да читтә калмый. Район күләмендә оештырылучы Ватанны саклаучылар һәм Өлкәннәр көненә багышланган шашка ярышларында ел саен катнашып, призлы урыннар яулый, Дипломнар, Мактау грамоталары, медаль, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.

Хәзерге вакытта, шөкерана кылып, биш вакыт намазын укып, дини йолаларны үтәп, тормышның кадерен белеп яши матбугат һәм хезмәт ветераны. Тагын да шулай игелекләр кылып, якыннарыңа кирәк булып, актив тормышта, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын сиңа, авылдашым, хезмәттәшем!

Римма Мирзаянова,

мәгариф ветераны.

Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: