Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәвәккәл Фирая

Унбиш ел зоотехник, ветеринария фельдшеры һәм ферма мөдире булып эшләгән Фирая Галиева бүген авыл клубын җитәкли. Сәер тоеламы? Шулайрак шул. 

Тормыш иткәндә бер салынган сукмактан гына барулар юк шул ул. Әле текә калкулыклар очрый, иң биек үргә мендем дигәндә генә түбән тәгәрәүләр бар. Кинәт борылышлар да адым саен очрап кына тора. Хуҗалыкта терлекчелек тармагы беткәннән соң, кинәт кенә эшсез калган Фираяга да шундый борылыш ясарга туры килгән. 
– Фирая, нишләп өйдә утырасың? Әнә клубка кеше эзлиләр, әйдә, тәвәккәллә! 
– Шаяртуыңмы, көлүеңме? Миннән нинди завклуб чыксын ди? 
– Син башкарып чыкмас эш булмас. Әйдә булгач, әйдә! 
Моннан ундүрт ел элек авыл китапханәчесе Гүзәлия Фатыйхова әнә шулай чарага куймаган булса, бүген кайда кем булып эшләр иде икән Фирая? Хәер, кайда гына урнашса да, йөкне җигелеп тартыр иде. Ул – шундыйлардан. 
Ташлыяр авылының 826 кв. м. мәйдан биләүче ике катлы мәдәният йорты ул вакытта чын мәгънәсендә хәрабә хәлендә: тәрәзәләр коелып беткән, җылылык, су, электр дигәннәре юк. Берәү булса шулардан гына да куркып калыр иде. Фирая андыйлардан түгел икән шул. Беренче елларда мәктәпнең кысан гына бер бүлмәсенә сыеналар. Чараларны да шунда үткәрәләр. Репетицияләр өчен урын булмауга да түзәләр. 
– Ул вакыттагы авыл җирлеге башлыгы Мансур Гафуров һәм авылдашлар ярдәме белән клубка әкренләп җан кертә башладык. Районның мәшгульлек үзәгеннән дә кешеләр бирделәр. Алар бинаны җыештырырга, ватылган урындыкларны төзәтергә булышты, – ди Фирая ханым. 
Клуб ихатасындагы әрекмәнчаганнарны чалгы белән генә җиңә алмагач, көрәк белән төплиләр. Бүген инде бу территория яздан көзгә кадәр гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра. Биредәге матурлыкны китапханәче Гүзәлия Фатыйхова, техник хезмәткәр Ирина Зиннурова белән бергәләп тудыралар. 
2010 елның салкын февралендә, “пушка” белән җылытып, авыл яшьләре өчен беренче дискотека үткәрәләр. 2011 елда мәдәният йортына кабаттан газ ялгана, котеллар яңага алыштырыла. Шуннан соң авылда мәдәният тормышы җанланып киткәндер дисезме? Ялгышасыз. Еллар дәвамында мәдәни чаралар үткәрелмәүгә ияләшкән халык клубка юлны бөтенләй диярлек оныткан. Алар рухи азыкны өй түрендәге җанлы тартмадан, компьютер, смартфоннан эзләргә күнеккән була шул инде. 
– Клубның ташландык хәлдә булуы бер нәрсә. Халык мәдәнияттән ваз кичкән иде. Аларны клубка, мәдәни чараларга тарту бик авыр булды, – ди Фирая. 
Шунда клуб мөдиренә төп һөнәренең файдасы тиеп куя бит. Авылда халык мал асрап көн күрә. Терлек бит ул чирләми генә тормый, бозаулаганда сыерына да ярдәм кирәк. Мондый чакта кемгә барып егыласың?! Билгеле инде, “три в одном” – зоотехник та, ветфельдшер да, ферма мөдире дә булган Фираяга. Ә ул кеше гозерен аяк астына сала торганнардан түгел. Төн дими, көн дими, авыл халкына ярдәм итәргә тырыша ул. “Смотр концертында катнаш әле, театрга әзерләник әле”, – дип, үтенгән завклубка ничек каршы киләсең? Тыңлыйлар, билгеле. 
2012 елда мәдәният йортында, ниһаять, ремонт та төгәлләнә. Бинага башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, ФАП һәм китапханә дә урнаша. Зоотехник дипломлы завклуб та, читтән торып, Мәскәү мәдәният институты филиалында белем ала. 
Авылның мәдәни тормышы да җанланганнан-җанлана бара. Чараларны, халыкның яшь категориясенә карап, төрлесеннән оештыралар. Балалар белән дә, урта буын һәм өлкәннәр белән дә эшлиләр. Тойгелде авыл җирлеге составында смотр-конкурсларда, КВН уеннарында, бик теләп катнаша ташлыярлылар. Район күләмендә уздырылган конкурс-фестивальләрдә дә авыл үзешчәннәре читтә калмый. “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика бәйгесендә җиңү яулап, 100 мең сум грант отканнар. Әлеге акчага аппаратура сатып алганнар. Театр коллективлары конкурсында җиңгән өчен бирелгән акчага теннис өстәле кайтарганнар. Балалар театры белән “Идел-йорт” төбәкара конкурсында катнашканнар. Күпсанлы мактау кәгазьләре – Фирая Галиеваның хезмәтенә район җитәкчелеге һәм республика мәдәният министрлыгының бәясе. 
– Авылдашларга рәхмәтлемен: янып йөриләр, киңәшләрен дә бирәләр. “Менә бу чараны ничек үткәргәннәр”, дип, видеоязмалар да җибәрәләр. Бигрәк тә лаеклы ялдагы укытучылар актив. Яшьләр белән дә кызыклы чаралар оештырабыз, – ди Фирая Галиева. 
Нинди генә мәдәни чара үткәргәндә дә таянырдай актив үзешчәннәр тупланган авылда. Ильмира Гафурова, Фәридә Низамова, Илфинә Васильева, Резеда Иксанова, Рәмилә Сәрвәрова, Ирина Зиннурова, Лилия Талыйпова, Ләйсән Амбросимова, Рүзия Миндиярова, Фәнисә Нигъмәтуллина, Нияз һәм Гөлфинә Гайсиннар, Илмир һәм Рөстәм Иксановлар – шундыйлардан. Рәмзия Насыйрова, Флүрә Харисова, Гөлүсә Гафурова, Албина Салихова, Фәнүсә Салихова – клуб эшчәнлегендә актив катнашучылар. 
– Ташлыярлылар районда үткән чараларда актив катнаша. Алар “үттеме – үтте”гә түгел, ахыргы нәтиҗәгә эшли. Мәдәният йорты директоры үзешчәннәрне җәлеп итә белә. Онлайн эшләү тәҗрибәсе дә зур, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов.

Әлфинур Ногманова.

Фото – Фирая Галиеваның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X